Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер күрешү өчен килдек без

«Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге активистлары – әлеге оешма җитәкчесе Җәмилә Сәгыева, Олы Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хәялиева, Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева , “Кайбыч таңнары” газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллина Тәтеш шәһәренә барды.

Тәтештәге Халыклар дуслыгы йортында безне “Ак калфак”ның җирле бүлеге җитәкчесе Рима Сафиуллова, шәһәрдәге җитәкчесе Румия Шәйхетдинова, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, милли киемнәрдән киенгән укучы кызлар күпереп пешкән икмәк, чәчкчәк белән каршы алдылар. Түгәрәк өстәл артында узган очрашуда тәтешлеләр хатын-кызлар, гаиләләр белән эшләү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, туган телебезне, миллилекне саклау юнәлешендәге эшләре белән таныштырдылар. Кайбычтагы эшчәнлек тә аларда зур кызыксыну уятты. Бездә үткәрелүче “Кичке уен”да катнашу теләкләрен дә белдерделәр.
Тәтештәге Балык музеена да алып бардылар. Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасының алдагы саннарынның берсеендә тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев