Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындык авылының тырыш хат ташучысы

Федоровскоеда яшәүчеләр соңгы елларда почтальонсыз интексә, Борындык авылы халкы бу яктан бәхетле.

Аларга менә инде утыз ел дәвамында авылдашлары Гөлнур Вәлиева почта хезмәте күрсәтә. Ул авыл халкына газеталар да тарата, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен дә ала, товарлар да тәкъдим итә. Үз эшен яратып, зур җаваплылык тоеп башкаручы Гөлнур ханым кебек озак еллар буена почта өлкәсендә эшләүчеләр районда бүтән юктыр ул.
Аның белән җәй көне Борындыкка ниндидер бер җыелышка баргач танышкан идем. Шул очрашуыбызда аның мәктәпне тәмамлауга ук почтальон булып эшли башлавын белдем. Ул вакытта аңа 18 генә яшь була әле. Әнә шул еллардан бирле башка эш урынына бармаган, үз һөнәренә тугры булып калган. «Почтадан китәсегез килгән чак ларыгыз булдымы? Хәзер бит анда килергә атлыгып тормыйлар, хезмәт хакының түбән булуын сәбәп итеп куялар. Зур акчалар артыннан башка эшкә китүчеләр дә бар», – дип сорадым аннан. "Эштән китәсем килсә, әллә кайчан башка эш урыны тапкан булыр идем инде. Хезмәтемне яратып башкарам. Бар нәрсә дә акча белән исәпләнми бит ул. Шәхси хуҗалыгыбызда терлекләр асрап, шактый файдасын күрәбез, гаилә бюджетын тулыландырабыз”, – диде ул. Кызы белән улы да үсеп җиткән инде, шәһәрдә яшиләр. Әнисе дә исән-сау әле, Гөлнурының кадер-хөрмәтен тоеп яши.
Авылдагы почта бүлеге начальнигы Ләйлә Хәйретдинова да хезмәттәше турында югары фикердә.
– Гөлнурны авылда яшәүчеләрнең барысы да хөрмәт итә. Аның килүен аеруча пенсия яшендәгеләр көтеп ала, “кызым” дип кенә эндәшәләр. Хатлар, газеталар таратканы өчен генә түгел, ачык йөзле, тәмле телле булуы, картларның хәленә керүе, халык белән уртак тел таба белүе, үз эшен җиренә җиткереп башкаруы өчен дә яраталар аны. Почтальонга хас асыл сыйфатлар тупланган анда. Аның хезмәте мактауга лаек, – диде ул.
Гөлнур Вәлиева район газетасына яздырту планын да даими үтәп килә. Кайбычтагы почта җитәкчесе Илгиз Баһавиев та аның турында югары фикердә. «Гөлнур Равил кызының тырышлыгына сокланырлык. Җаваплылык тоеп эшләүче хезмәткәр адресына халык тарафыннан бернинди дә ризасызлык ишеткәнем булмады, шикаятьләр дә кергәне юк. Авылдашларының аңа рәхмәтле булуын гына беләм. Бу участокта почта бүлеге начальнигы булмаган чакларда да планын үтәп чыкты”, – диде ул.
– Борындык – саф татар авылы. Шуңа да газеталарны үз туган телләрендә
укыйлар, татарча матбугатка язылалар. Шулай да дачада яшәүче ике кеше “Кайбицкие зори” газетасына языла, – диде Гөлнур Вәлиева. –Безнең почта бүлегенә Шүширмә авылы да керә. Шушы ике авылга 160 кешене район газетасына яздырту бурычы тора. Җирлектә яшәүчеләрнең күбесе матбугатка ташламалы бәядән язылу мөмкинлегеннән файдаланып калды. Кызганыч, соңгы араларда халык саны кимүгә таба бара, буш йортлар саны арта, шуңа да планны авырлык белән үтибез. 2022 елның беренче яртыеллыгына куелган планны үтәрбез, дип ышандырам.
Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов та хат ташучы хезмәтеннән канәгать. Аның сүзләренә караганда, Борындык белән Шүширмәдәге 263 йортта җиде йөздән артыграк кеше яши. Сүз уңаеннан, Шүширмәдә хат ташучы булып, Гөлнур ханымның бертуган апасы Гүзәл Вәлиева эшли. Аларның икесе дә үз хезмәтләренә намус белән карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев