Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындык авылының уңган гаиләсе

Авыл җире гүзәл табигате, уңган халкы белән генә түгел, үрнәк гаиләләре белән дә ямьле.

Районыбызның Борындык авылы да шундый гаиләләре, эшчән, тырыш халкы белән дан тота. Эштән һәм тормыштан ямь табып, бер-берсенең кадерен белеп, балаларының, оныкларының хөрмәтен тоеп яшәүче Альбина белән Ринат Гайнетдиновлар нәкъ менә шундыйлардан. Бергә яши башлауларына 51 ел вакыт узып киткән.
Борындыктагы иң матур йортларның берсендә яшәүче бу гаиләдә бәхет хакимлек итә. Тырыш, уңган булулары, бер-берсен хөрмәт итүләре әллә каян күренеп тора. Үз көчләре белән булдырылган матур ояларында бик бәхетле булып яшәп яталар алар. Хезмәт юлын гади колхозчы булып башлаган Ринат ага дистә еллар дәвамында туган авылы кырларын куәтле тракторларда иңләгән, җир сөргән, иген үстергән. Терлекчелек тармагында, төзелеш бригадасында, мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләгән, лаеклы ялга фермадан чыккан. Ул 1947 елда өч балалы гаиләдә икенчесе булып дөньяга килгән. Хәзер инде бертуганнарыннан үзе генә калган. Әтисе Кадыйр Бөек Ватан сугышы ветераны, авыр сугыш елларын үз җилкәсендә татыган, яу кырында күрсәткән батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, күпсанлы медальләргә лаек булган, туган авылына иән-сау әйләнеп кайткан. Ринат абыйның әнисе Зәкия апа да сугыш авырлыкларын узган. Борындыкта гына түгел, күрше-тирә авылларда да аны аш-су остасы, уңган тегүче буларак белгәннәр.
Авылда уңганлыгы белән дан тоткан Альбина апа 41 ел савымчы булып эшләгән. “Хезмәт ветераны” медале, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Җитмешенче елларда авыл Советы депутаты булып та сайланган.
Төп нигездә әти-әниләре белән бер түбә астында озак еллар тату яшәгәннәр.
– Әти-әни безгә балаларны тәрбияләүдә зур терәк булды. Чөнки икебез дә иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә булдык. Без кайткан җиргә өйдәге бөтен эшне эшләп куйган булырлар иде. Сүзгә килеп, әрләшеп яшәмәдек. Әти 1984 елда вафат булды, әнине 2006 елда соңгы юлга озаттык, – ди Альбина апа. – Өч бала тәрбияләп үстердек. Олы улыбыз Рәис авылда фермада эшли. Кызыбыз Рәисә Олы Кайбычта шәхси кибеттә сата. Алмазыбыз 20 елдан артык Борындык төп мәктәбендә укытты, хәзер Борындык авыл җирлеге башлыгы. Кече кызыбыз Ләйсән Түбән Кама шәһәрендә гаиләсе белән яши. Ул балалар бакчасында эшли. Өч оныгыбыз бар. Хәзерге вакытта улыбыз Алмаз, киленебез Айгөл, оныгыбыз Айназ белән бергә яшибез.
– Авыл җирендә яшәгәч, терлек асрамыйча булмый. Шәхси хуҗалыгыбызда ат, тай, үгезләр, сарыклар, кош-корт асрыйбыз, бакчада яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерәбез. Үзеңнеке булгач, файдасы зур. Шулай үз көнебезне үзебез күрәбез, Аллага шөкер, – диде Ринат ага.
Уллары Алмазның әти-әнисе белән горурлануы һәр хәрәкәтеннән сизелә. Аларга карыйсың да аңлыйсың: менә шундый булырга тиеш ул үрнәк гаиләләр! Бәхетле гаиләнең сере – бер-береңә хөрмәттә. Бусы – бәхәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев