Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүтидә казылык җитештерүче модульле завод сафка басты

Тиздән Кайбыч халкы үзебезнең районда җитештерелгән казылык, кулдан ясалган пилмән, кәтлит һәм башка ярымфабрикатлар сатып ала башлаячак. Чүти авылында ачылган “Йолдыз” кооперативында җитештерәләчәк ул.

Кооператив белән Рафаэль Щукин җитәкчелек итә. Монда ит продукциясе җитештерү буенча модульле завод ачылды. Модульле ит җитештерү заводы хөкүмәт ярдәмендә бирелгән 5 миллион сумлык грант ярдәмендә сафка баскан. Әле шушы көннәрдә генә Чүтигә шушы модульле заводны җитештерүче Мәскәүдән “Модуль-агро”ның генераль директоры Назар Антонов килде. Казахстаннан Кайбычка кадәр 2200 чакрым юл узып килгән Ануарбек Байменов та завод белән танышу өчен безгә кадәр килгән. Аның да исәбе үзләрендә шундый завод ачу. Казылыклар әзерләү буенча Мәскәү белгече Евгений Гавриш рецепты буенча Чүти фермерлары итеннән әзерләнгән өч төрле казылык, сарык итеннән әзерләнгән деликатеслар тәкъдим ителде анда. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина алар белән аралашты. Бу завод халкыбызны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү белән бергә өстәмә эш урыннары булдыррыга да ярдәм итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев