Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүтидә яшәүче Шурбиннар гаилә фермасында 19 баш мөгезле эре терлек асрый

Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча дәүләт программасына зур өстенлек бирелә. Хәзерге вакытта һәр авылда диярлек үз эшен башлап, уңышлы гына эшләп килүчеләр бар. Чүти авылында яшәүче Сәрия һәм Альфред Шурбиннар шундыйларның берсе.

Альфред Чүтидә, Сәрия Комсомол районының Каенлык авылында туып- үскән. Үз гаилә фермаларын булдырганчы, алар ун ел дәвамында Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә яшәгән. Авыл кешесен туган җире һәрвакыт үзенә тарта. Шуңа Шурбиннар гаиләсе Чүти авылына кайтып төпләнә. Хәзерге вакытта аларның 19 баш мөгезле эре терлекләре бар. Шуларның 10 башы савым сыерлары.
– Яңа Чабаксар шәһәрендә яшәгәндә Мәскәүгә барып төзелештә эшли идек. Альфред урта мәктәпне тәмамлагач эретеп- ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Мин – штукатур-маляр. Читкә китеп эшләп йөрү туйдырды, шуңа ун ел элек авылга кайтып төпләндек, үз йортыбызны җиткердек. Баштагы елларда сыерлар берничә генә иде, соңгы җиде елда малны күпләп асрый башладык. Дәүләт программасы буенча 300 мең сум күләмендә акча алып, сарай төзедек. Малларны үз көчебез белән сатып алдык. Хәзер өч атыбыз да бар, – ди Сәрия хуҗалык¬лары белән таныштырып. – Терлек азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләдек. 60 сутый җиребез, бортлы “УАЗ” машинабыз бар. Җирне эшкәртергә, чәчәргә Альфред кешеләр яллый. Ул җирдә җитештергән терлек азыгы гына җитеп бетми, билгеле. Шуңа катнаш азык, жом (шикәр чөгендере түбе) сатып алабыз. Соңгы вакытта сыерларның күбесе ташлаткан, шуңа көненә 50-60 килограмм гына сөт тапшырабыз. Симерткән мөгезле эре терлекне суеп та, тереләтә дә сатабыз. Шулай үз көнебезне үзебез күрәбез.
Без килгәндә йорт хуҗасы Олы Кайбыч авылына чираттагы атын сатып алырга киткән иде. Ирле- хатынлы Шурбиннар мал асрап кына калмый, Равил Җәләлиевның төзелеш фирмасында да эшлиләр.
Терлекчелек тармагы Альфред өчен яхшы таныш. Чөнки әтисе Минсәлим ага озак еллар хуҗалыкта атлар караган. Мәктәп елларында Альфред еш кына әтисенә ярдәмгә фермага барып йөргән, өйләрендә дә даими терлек асраганнар. Алар гаиләдә алты бала үскән. Хәзерге вакытта сеңлесе Гүзәлия генә авылда, апалары, абыйсы, энесе читтә яши. Шәһәрдә яшәүче кызлары Гөлнара, Диләрәнең дә үз тормышы.
– Сәрия һәм Альфред Шурбиннар гаиләсе авылда тырыш, уңган гаиләләрнең берсе. Шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асрыйлар. Соңгы вакытта күпчелек сыерлары ташлаткан булса да, 2018 елда алар барлыгы 28 мең 534 килограмм сөт тапшырганнар. 2019 елда әлеге күрсәткечләре тагын да күбрәк булыр дип ышанам, – диде Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев