Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Урсак авылында спорт мәйданчыгы һәм ремонттан соң мәктәпнең спорт залы ачылды

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, "Бердәм Россия" партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фәнил Баһаветдинов та килгән иде. Соңгы дүрт елда бу җирлеккә дәүләттән 300 миллион сум акча бирелгән. Тантанага килгән 90 яшьлек Зәйтүнә әби тормышның елдан-ел матурлана баруына шатлана.

Олы Урсак авылы халкы өчен соңгы елларда күк капсулы ачылды диярсең: монда дүрт ел элек, районда иң беренчеләрдән булып, модульле фельдшер- акушерлык пункты ачылды, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп ремонтланды, әле былтыр гына күпфункцияле үзәк төзелде, авылларына чишмә суы килде. Быел монда 120 миллион сумга юл төзелә. Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин соңгы дүрт ел эчендә генә дә җирлектә төзелеш эшләре алып бару өчен федераль һәм республика бюджетыннан 300 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелүе һәм халыкның хөкүмәтебезгә бик рәхмәтле булуын әйтте. 
Бүген монда тагын ике объект файдалануга тапшырылды:"Бердәм Россия" партиясенең "Мәгариф" илкүләм проекты нигезендә ремонтланган мәктәп спортзалы һәм республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы. 


Малайлар-кызларның гына түгел, авыл яшьләренең дә күптәнге хыялы булган әлеге спорт мәйданчыгын ачу тантанасына авылның олысы-кечесе җыелды. Ул яшьләр, спорт сөючеләр өчен төзелсә дә, бөтен авыл халкының шатлыгына әйләнгән.

Чөнки анда балалары, оныклары сәламәтлекләрен ныгытачак, буш вакытларын файдалы итеп үткәрәчәк бит. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында болай диде: 


-Бүген монда спорт объектлары да ачыла, авыл аша узучы яңа төзелгән юлга асфальт та сала башладылар, бу юл җирлектәге авылларны берләштерә. Боларның барысы да халык өчен эшләнә, шуңа да бик шатланып килдек сезгә. Республикабызда кырыктан артык программа эшли, алар безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла. Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Монда балалар, яшьләр генә түгел, урта һәм өлкән буын кешеләре дә спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлеген ныгытсын иде. Олы Урсак мәктәбе укучылары чаңгы ярышларында алдынгылыкны бирми, хәзер инде спортның башка төрләренә дә өстенлек бирерләр дип ышанам. Спорт залы федераль бюджеттан финансланды. Безнең өчен тырышкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка рәхмәтебез зур. Әлеге мәйданчыкны сездә узган җыенда ата -аналар исеменнән полициядә эшләүче авылдашыгыз Фәнис Хәялиев сораган иде. Үз җирлекләре өчен янып-көеп йөрүчеләр - туган җирләренең чын патриотлары алар. 
Башлангыч класс укучылары Ландыш, Аделина, Лилия Азалия, Айдар, Камилә, Ландыш, Лилия, Айнур, Зәринәләр зурларга рәхмәтләрен шигырьләре аша әйтеп бирде: 
Рәхмәтләрнең иң зурысы- 
Билгеле, Илбашына. 
Рөстәм абый Миңнеханов, без җаваплы 
Бүген сезнең каршыда... 
Олы Урсак авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Казаннан эшмәкәр Фәнил Баһаветдинов та килгән иде. 
-Республикадагы программаларның 29ы авылга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Быел Татарстанда сездәге кебек 105 спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Кайбычта эшне тиз тоттылар: район җитәкчелеге, төзүчеләр, заказчылар көче белән объект яңа уку елы башланырга бер ай кала файдалануга тапшырылды. Спорт ул - сәламәтлек. Сәламәт балалар - киләчәгебезнең сәламәт буыны ул. 
Район прокуроры вазифаларын башкаручы Елена Суглова да авыл халкынының сөенечен уртаклашты, теләкләрен дә белдерде. 
- Мин үз чыгышымда ата-аналарга мөрәҗәгать итәм. Балалар- безнең тормыш чәчәге, аларны хәзердән үк төрле-бәла казалардан сакларга кирәк. Кайбыч районы артык зур түгел, анда ике меңләп бала исәпләнә. Алар арасында травматизм очраклары күзәтелүе безне бик борчый. Узган ел 29 бала төрле травамалар алса, быел инде ул 45кә җиткән. Балалар иминлеге өчен әти-әниләре җавап бирә. шуңа да аларны күз карасыдай сакларга, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга кирәк. Спорт мәйданчыкларында балаларның иминлеге өчен педагоглар җаваплы. 

Символик ал тасма киселгәннән соң, барысы да яңа мәйданчыкка узды. Аның тирә-юне тотып алынган, нәкъ яшел чирәм кебек резина өслек җәелгән. Беренче тупны тибү хокукы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде. Бу көнне Кошман һәм Олы Урсак укучылары футбол уйнады. Уен, урсаклылар файдасына, 3:0 исәбе белән төгәлләнде. 
Ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән спорт залда Федоровское мәктәбенең бадминтончылары да бар иде. Араларында бадминтон буенча Россиянең җыелма составына кертелгән Полина Григорьева да бар. 
Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган өч бала әтисе Фәнис Хәялиев әлеге спорт корылмалары өчен тирән рәхмәтен белдерде. Гомер буе Бортаста яшәп, хәзер кызы янына яшәргә килгән һәм тиздән 90 яшен тутырачак Зәйтүнә Гайнуллина да соклануын яшермәде. 
- Хәзерге рәхәт тормышта яшәүләрдән кем туйган? Без балачакта күрмәгән рәхәтлекләрне менә хәзерге балалар күрә. Тыныч тормышларда яшәсеннәр иде алар,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев