Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Фермада урта мәктәпне тәмамлаган елны ук эшли башладым», - ди Борындыкның алдынгы савымчысы Лилия Нигъмәтуллина

Терлекчелектә кышлату чоры дәвам итә. Салкын кышка мул, сыйфатлы азык әзерләнде. Бу тармакта уңыш, озак еллар дәвамында тәҗрибә туплаган, һәр эшнең җаен белеп башкаручы терлекчеләрнең намуслы хезмәтенә, технология таләпләренең төгәл үтәлүенә бәйле.

Борындык авылындагы фермада савымчы булып эшләүче Лилия Нигъмәтуллина әнә шундый уңганнарның берсе. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантанага да Кайбыч делегациясе составында барды ул.
- Фермада урта мәктәпне тәмамлаган елны ук эшли башладым. 1988 ел иде ул. Әнием Фатыйма да озак еллар дәвамында савымчы булып эшләде. Мәктәп елларында ук, укудан кайт­кач, әнием янына фермага ашыга идем. Шул елларда әнием янында эшкә өйрәнүләрем, беренче хезмәт чыныгуы алуым миңа киләчәк һөнәремне сайларга этәргеч бирде дә инде. Әтием Шәйхулла да гади колхозчы иде. Авылдан шәһәргә китеп, читтән бәхет эзләп йөрүне кирәк дип санамадым. Без гаиләдә дүрт бала үстек, өч абыйдан соң, дөньяга мин килгәнмен. Әти-әни безнең барыбызны да яшьтән үк үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләде, моның өчен аларга мең рәхмәтлемен, - диде Лилия савымчы һөнәрен сайлавы турында сөйләп.
Терлекчелек тармагында эшләү җиңелләрдән түгел. Эш сәгатьләре иртә белән бишенче яртыларда ук башлана. Бу вакытта кайберәүләр тәмле төш күрсә, савымчылар җиң сызганып эшкә керешә. Лилия Нигъ­мәтуллина группасында хәзерге вакытта әле яңарак кына беренче тапкыр бозаулаган 60 баш сыер бар. Бу кадәр сыерны савып бетерергә дә шактый вакыт кирәк, асларын да җыештыра, улакларына азык та сала. Агымдагы елның ун аенда үз группасындагы сыерлардан 120 тоннадан артыграк сөт сауган. Уңган савымчының тырыш хезмәте җитәкчеләр тарафыннан да билгеләнеп килә. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Мактау кәгазьләренә лаек булган. "Дубрава" җәмгыяте җитәкчелеге дә ел саен бүләкләр тапшыра.
- Борындык фермасында утыз елга якын эшләп, бай тәҗрибә туплаган савымчы ул Лилия. Коллективта да хөрмәт итәләр. Яшьләр белән бай тәҗрибәсен уртак­лаша. Гаиләсендә дә үрнәк, хезмәт сөючән әни, - диде Борындыкта управляющий булып эшләүче Фирдинә Яшина.
Тормыш иптәше Фәнис белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Ландыш Казан федераль университетында татар теле белән бергә инглиз теле юнәлешендә дә белем алган. Хәзер Казан шәһәре мәктәпләренең берсендә инглиз теле укыта. Уллары Сирин, Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмән итеп кайтканнан соң, Казан шәһәрендәге заводта тракторчы булып эшли.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Фермада урта мәктәпне тәмамлаган елны ук эшли башладым», ди Борындыкның алдынгы савымчысы Лилия Н...