Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Финансистлар көнен Кайбычта зурлап билгеләп уздылар

Әлеге бәйрәм уңаеннан мул табыннар артында оештырылган тантанага Кайбыч оешуның беренче елларында районның финанс системасына нигез салучылар, хәзерге вакытта җирле бюджетны үтәүгә үз өлешләрен кертүчеләр чакырылган иде.

Район Советы һәм башкарма комитет, финанс-бюджет палатасы, авыл җирлекләре, федераль һәм республика казначылык департаментларының бухгалтер, икътисадчыларының, барлыгы алтмышлап белгеч, мондый форматта әле беренче тапкыр гына җыелулары. Финансистларны котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу бәйрәмне үткәрүне традициягә кертергә тәкъдим итте, чөнки гаять дәрәҗәдә җаваплы хезмәт башкаралар. Изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткереп, хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Финанс-бюджет палатасы начальнигы урынбасары Ирина Губеевага ТР Финанслар министрлыгының Рәхмәт хатын, үзәк бухгалтериянең әйдәүче бухгалтеры Илдария Шәрәфетдиновага Мактау кәгазен тапшырды. Башка коллективларда тырышып эшәүчеләргә район башлыгының Мактау кәгазьләрен бүләк итте. Хезмәт ветераннары - район финанс бүлегенең беренче җитәкчесе Илья Бартязов, бухгалтер Фидания Гыймранова, район Советы бухгалтеры Гатия Журавлева, ревизор Николай Макаричев һәм башкалар адресына җылы сүзләр күп яңгырады Аларга Кайбычның 30 еллыгы медальләре тапшырылды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова хезмәттәшләрен котлап:”Финанс өлкәсендә үз эшенә җаваплы караучы, иң катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә сәләтле намуслы белгечләр эшли. Финансларга кагылышлы барлык эшләрне дә оператив рәвешә хәл итүче бердәм командабызга мең рәхмәт”,- диде.
Тантанада башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм аның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина да чыгыш ясады. Бәйрәм концерт белән бергә үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев