Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Галия Кайбицкая исемендәге музейда күңелләрне нечкәрткән очрашу үткәрелде

Галия Кайбицкая исемендәге музейда, Бердәм Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" дип исемләнгән проекты кысаларында, Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга багыш­ланган очрашу узды.

Музей директоры Энҗе Мингалиева әлеге чарада катнашкан Олы Кайбыч мәктәбе укучыларына 900 көнгә сузылган Ленинград камалышы турында мәгълүмат бирде. Ул ачлыктан вафат булган кешеләр, блокадада калган балалар, бер кисәк икмәкнең кадере турында тетрәндергеч итеп сөйләде һәм ветераннарга хөрмәт белән карарга өндәде:
- Әлеге дәһшәтле көннәрнең тере шаһиты булган өлкәннәребез безнең районда да бар. Тәскирә Латыйпова бүгенге көндә Кече Кайбыч авылында туганнары белән яши, «Ленинград оборонасы» өчен медале белән бүләкләнгән Дмитрий Шадрин Олы Подберезьеда гомер кичерә. Без аларны кадерләргә бурычлы.
Бергәләп «Блокадалы Ленинград» документаль фильмын караганнан соң, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов Ленинград камалышында яшәгән балалар турында шигырьләр укыды. Шул чорда күпләрне ачлыктан коткарган 125шәр граммлы ике кисәк икмәк тә алып килгән иде ул. Илһам абый аларның берсен музейга тапшырды, икенчесен укучылар авыз итте.
Очрашуга Тәскирә Латыйпова үзе дә чакырылган булган, ләкин килә алмаган. Аның сәламнәрен укучыларга социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева җиткерде.
- Без даими рәвештә Тәскирә апаның хәлен белешеп торабыз, - диде ул. - Мәктәп укучылары да еш килә аның янына. Камалышта калганда, ул сездән дә кечерәк булган. «Мин әле һаман да немец солдатларын төшемдә күрәм. Аларның дошман булуын яхшы аңлый идем. Шулкадәр матур шинельле, чиста-пөхтә итеп киенгән немецлар начар була аламы икән дип уйлый идем» дип еш искә ала ветеран. Көннәр җылынгач, матур җәй көнендә үзегез 83 яшьлек Тәскирә апа янына барып, ул сөйләгәннәрне тыңларсыз әле.
Очрашуда катнашкан һәр кешенең чыгышы Ватанны яратырга, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өндәү булып яңгырады. Балаларның теле кыңгырау бит, алар сорауларны бер-бер артлы яудырып кына торды. Бай мәгълүмат биргәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Музейдан чыккан чагында да «Бигрәк куркыныч, беркайчан да сугышлар булмасын», диде алар.
Ләйсән Саттарова,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Галия Кайбицкая исемендәге музейда күңелләрне нечкәрткән очрашу үткәрелде