Көн темасы
Иске Чәчкаб авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Иске Чәчкаб авылында күптән көтелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырды. Аны ачу тантансына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, баш врач Гөлнара Сафиуллина, район медиклары, авыл халкы җыелган иде. Район башлыгы әлеге модульле ФАПның республика программасы буенча төзелүенә басым ясады һәм моның өчен Президентыбыз...
-Күп еллар элек шушы урында булган иске пункт урынында менә нинди матуры калкып чыкты. Бу урынны авыл халкы белән киңәшеп сайладык, - диде Альберт Рәхмәтуллин. - Авыл халкы сәламәтлеген саклау өчен бөтен мөмкинлекләре булган әлеге фельдшер - акушерлык пункты сезгә озак хезмәт итсен иде. Монда авырып түгел, күбрәк профилактика максатында гына килергә язсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим.
Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Фирдәүсә Әбүзәрова Хөкүмәтебезгә рәхмәтен белдерде. Инде утыз елдан артык халыкка медицина хезмәте күрсәтүче Люзия Сафина да биредә эшләү, халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булуын әйттте. Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев