Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Тәрбиттә күп балалы гаилә Яңа елны яңа йортта каршылый

Иске Тәрбит авылының Совет урамында заманча төзелеш материаллары кулланып төзелгән яңа йорт сафка басты.

Аны Яңа ел алды көннәрендә файдалануга тапшырдылар. Йорт күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту дәүләт программасы нигезендә дәүләт торак фонды аша төзелде. Төзелеш эшләрен Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге “Вика” төзелеш фирмасы башкарды.
Йорт хуҗалары Энҗе Майорова һәм Александр Сурнаевларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Вика” төзелеш фирмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин, башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, мәктәп директоры Артур Акрымов килгән иде.
Район башлыгы йорт хуҗаларына тату, мул, тыныч тормыш, озын гомерләр теләде, балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев