Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч игенчеләре язгы бер көннең ел туендыруын аңлап эшли

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда язгы кыр эшләре барышы белән танышуын дәвам итә.

Ул кичә авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, игенчелек буенча консультант Юрий Осипов һәм “Ак Барс” холдинг кампаниясенең игенчелек буенча белгечләре белән берлектә “Дубрава” агрофирмасы басуларында булды. Бүген исә Кайбычта яңгыр ява, кыр эшләре дә тукталып тора.
Кошманда арпа чәчү барышын карадылар, механизаторлар белән әңгәмә кордылар.
Олы Урсак бүлекчәсендә управляющий Гали Хәмидуллин әйтүенчә, быел сабан бодае – 385, кукуруз – 340, берьеллык үлән – 176, солы – 170, күпьеллык үлән 260 гектар мәйданда чәчеләчәк. Барлык басуларда да көзге культуралар яхшы сакланган.
Алга таба Кече Кайбыч, Ябалак бүлекчәләрендәге уҗым культураларының сакланышын карадылар.
- “Дубрава” агрофирмасы пар җирләре белән уңышлы эшли. Күргәнегезчә, пар җирләренә чәчелгән уҗым басулары бик әйбәт күренә. Һава шартлары уңай килсә, биредә ашлык мул булачак, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев