Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч полиция бүлеге 2019 елга нәтиҗәләр ясады

Полиция бүлегенең отчет җыелышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район суды рәисе Илфар Баһавиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов катнашты.

Отчет җыелышын полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин алып барды һәм 2019 елда башкарылган эшләре буенча чыгыш ясады. Үз чыгышында ул һәр бүлекчәнең, участок уполномоченныйларының эшчәнлегенә тулы анализ ясады, 2020 елга бурычлар билгеләде. 


“Бүлекнең эшчәнлеген яхшыртырга кирәк. Аның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шулай булганда гына без рейтингны күпкә яхәырта алабыз. Безнең төп бурычыбыз – халык иминлеген, тынычлыгын саклау. 2020 елда һәр бүлекчә үз эшенә җаваплы карап, актив эш алып барыр дип ышанам. Башкарган эшегез өчен рәхмәт, алда торган елда уңышлар телим”, - диде Альберт Илгизәрович. 
Район полиция бүлегенең эшчәнлегенә район суды рәисе һәм прокурор үз бәясен бирделәр. Бу хакта газетаның алдагы саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев