Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайлауда катнашты

"Хәерле сәгатьтә! Илләребез тыныч булсын, бүгенге сайлаулар матур киләчәккә нигез булсын",- диде ул сайлау бюллетенен урнага салгач.

Үзенең туган авылы Бәрлебашындагы сайлау участогына ул тормыш иптәше Эльмира ханым белән бергә килде. Участокта чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөйрүен яхшы бәяләде ул. Мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре концерт куя, сайлауга килүчеләрнең барысын да кайнар чәй, коймак белән сыйлыйлар, сәүдә оештырылган. Сайлаучыларның кәефе яхшы. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә. 
-Бүген районыбызның барлык сайлау участокларында да иртәдән үк җанлылык хөкем сөрә. Авыл халкы мөһим эшләргә иртәдән үк керешергә күнеккән инде ул. Кайбер сайлау учстокларында иртәнге сәгатьләрдә чиратлар да хасил булды. Халкыбызның активлыгын югары бәялим, - диде ул журналистларга биргән әңгәмәсендә. -Кайбыч халкы моңа кадәр узган барлык сайлауларда да сәяси яктан өлгергән булуын күрсәтте, бу юлы да шулай булачагына шигем юк. Россия Президентын сайлауларда катнашып, без илебезнең алдагы язмышын хәл итәбез. Сайлаучыларыбыз, лаеклы дип санаган кандидат өчен тавыш биреп, гаиләләренең, балалар һәм оныкларының киләчәген сайлар дигән өметтә калам. 
Альберт Рәхмәтуллин "Әйдә сайлауларга!" фотозонасы янында гаиләсе белән фотога да төште. 
1614нче Бәрлебашы сайлау учасогы рәисе Гөлчәчәк Гыйбадуллина әйтеп узганча, исемлеккә 237 сайлаучы кертелгән. Бу участокта Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы, урманчылыкта яшәүче сайлаучылар тавыш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайлауда катнашты