Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе белем алган мәктәптә парламент дәресен үткәрде

Узган атнада район мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелде. Район Советы һәм авыл җирлекләре депутатлары, укытучылар белән берлектә, укучыларга республикадагы закон чыгару органының бурычы, аларның тормышыбызда тоткан урыны хакында сөйләде. Аңа кадәр Олы Кайбыч мәктәбенең тарих укытучысы Альбина Хәйруллина белән Олы Подберезье мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Любовь Горбунова ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның парламент дәресләрен үткәрәчәк республика педагоглары белән очрашуында катнашты. ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты 2009 елдан бирле тормышка ашырыла.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе белем алган Бәрлебашы мәктәбендә парламент дәресе үткәрде.
– Мин мәктәпне 1993 елда тәмамладым. Безнең класс унберенчеләрнең беренче чыгарылышы иде. Монда төпле белем алдым, – диде ул, укучыларны сәламләп.
Альберт Илгизәрович Татарстанны Россия Федерациясенең алга киткән куәтле төбәге дип атады һәм нәкъ менә шушы рес¬публикада яшәвебез белән горурланабыз, диде.
«Парламент, җәмгыять һәм мин» дип исемләнгән дәрестә бишенче-сигезенче класслар катнашты. Район башлыгы аларга дәүләт, хакимият, законнар, гражданнарның бурычлары һәм хокуклары, илебез Конституциясе, парламент һәм депутатлар турында сөйләде. Укучылар «Россия Президенты кем?», «Кешенең хокуклары кайчан барлыкка килә?», «Кемнәр алар депутатлар?», «Район башлыгы һәм депутатларны ничек сайлыйлар?» кебек сорауларга җавап бирүдә активлык күрсәтте. Альберт Илгизәрович районыбызга еш килүче РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район Советы һәм авыл җирлекләре депутатлары турында сөйләде. «Сезнең мәктәп директоры Сергей Лазарев та депутат, ул социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе дә», – диде Альберт Рәхмәтуллин.  
– Парламент дәресендә без күп кенә файдалы мәгълүмат алдык. Депутатларны ничек сайлаганнарын белдек, – диде алтынчы класс укучылары Айгөл Баһавиева белән Диләрә Хикмәтуллина.
– Альберт Илгизәрович та, без укыган мәктәптә белем алган һәм район башлыгы булган. Аның укытучы буларак сөйләгәннәрен тыңлау  да кызыклы булды. Дәрес бик ошады, – диде аларның классташы Айнур Гыйламов.
Быел парламент дәресе унынчы тапкыр үткәрелде. Узган елларда Бәрлебашы мәктәбенә укучылар белән очрашуга авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйз¬зәтуллина да килгән. Ул җирлек халкы тарафыннан сайлап куелган депутат та әле. Ә 2014 елда мәктәптә ТР Дәүләт Советы рәисе секретариатының аналитика бүлеге мөдире Владимир Устин да булып киткән. Әлеге очрашуның истәлеге итеп, мәктәптә аның хатын саклыйлар. Анда түбәндәге юллар бар: «Әлеге мәктәп чыгарылышы буларак, шуны әйтә алам, безгә укытучылар чып-чын тормыш дәресләре биргән. Алар һәр яктан үрнәк булып торган. Бүген дә, яшәлгән еллар, үтелгән юлларны күз алдыннан кичереп, Бәрлебашы мәктәбе укытучыларын кабат җылы сүзләр белән искә алам. Нәкъ менә алар тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек, кызыксынучан һәм максатчан булу кебек сыйфатларны тәрбияләде. Хезмәт кешесен хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Хәзерге укучыларга мөрәҗәгать итеп,мәктәп елларының кадерен белүләрен телим. Киләчәк тормышыгыз мәктәптә алган белем һәм күнекмәләргә бәйле булачак».
Дәресне тәмамлап, Альберт Рәхмәтуллин да укучыларга шул хакта әйтте: «Сез – булачак район башлык¬лары һәм президентлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр. Бүген барлык һөнәрләр дә мактаулы. Иң мөһиме – тәртипле, игелекле, акыллы һәм эшчән булу. Сезнең бурычыгыз – яхшы уку, илебезнең лаеклы гражданнары булу. Без башлаган эшләрне дәвам итүчеләр булачаксыз».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев