Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы педагогы «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең кызыксындыру призына лаек булды

«ТАТМЕДИА» җәмгыяте һәр яртыеллык саен газета-журналларга язылу буенча абунәчеләр арасында бүләкләр уйната. Анда катнашу өчен әлеге җәмгыятьнең кимендә өч басмасына язылып, квитанциянең күчермәсен җәмгыятькә җибәрергә кирәк иде. Әлбәттә инде, ул газеталарның берсе – «Кайбыч таңнары». «Подписка өчен телевизор» акциясе кысаларында үткәрелүче бу конкурсның чираттагысына 24 августта йомгак ясалды.

Бәйгенең төп бүләкләре – телевизор, 15 җылы юрган, өч цифрлы фотоаппаратка лаек булучылар арасында быел да кайбычлылар юк. Телевизорны Яшел Үзән районында яшәүче откан. Әмма оештыручыларның бәйгедә катнашучыларны бүләксез калдырасы килми. Шуңа да республиканың һәр районыннан иң зур суммага газета-журналларга язылучыны ачыклап, кызыксындыру бүләге әзерлиләр. Бу бүләккә Морза Бәрлебашы авылында яшәүче Исламия Мусина лаек булды. Бәрлебашы мәктәбендә татар теле, Олы Кайбычта рус теле укытучысы булып эшләүче Исламия  бәйге оештырыла башлаган еллардан бирле анда иң актив катнашучыларның берсе. Кызыксындыру бүләгенә дә берничә тапкыр лаек булды ул. Без аның киләчәктә төп бүләк – телевизор отуын телибез. 
– Газеталар көн саен килеп торсын иде! дим мин, атнага ике генә килгән почта­ны «әрләп». Яратам мин газета-журналлар укыр­га. Халык шагыйре Роберт абый Миңнуллин әйтмешли, «яратам, бетте-китте». Шуңа да көн саен килеп торуын телим вакытлы матбугатның, – ди Исламия Мусина. –Газета-журналларга язылу вакыты җиттеме, тизрәк язылып калырга ашыгам. Ниндидер таләпләргә буйсынып түгел, ә менә үземә кирәккә, яратканга. Өстәвенә, «Подписка өчен телевизор»  дигән бәйге дә оештырып җибәрделәр. Матбугатның дуст­ы булганга, анда да теләп катнашам. Бер тапкыр да читтә калганым юк. Ниндидер зур бүләкләр оту максатыннан түгел, якын итеп, кызыксынып. Ә бүләк отуга килсәк, менә дүртенче тапкыр инде кызыксындыру бүләгенә лаек булам. Нинди генә бүләкләр отмадым: беренче елны алган канцелярия товарларын хәзер дә кулланам, матур кашык­лар белән чәй эчкән саен яраткан газета-журналларымны искә төшерәм, «Кайбыч таңнары» логотиблы кружкаларым да бар.   Менә тагын кызыксындыру бүләгенә лаек булганмын икән. Газета редакторы Луиза апаның шалтыратып сөенеч әйтүен ишетү дә минем өчен зур шатлык. Бәйгедә нишләп катнашмаска ди әле? Бер авырлыгы да юк бит аның, матбугатка язылган квитанцияңне генә юлларга кирәк. Бу һәркемнең кулыннан килә торган эш, иренмәгез генә. Сез дә, дусларым, катнашып, бүләк ота аласыз. Бу юлы алган бүләгем тагын да кадерлерәк булачак. Дуслык җебе ныгыган саен шулай ул. Ә мин, үз чиратымда, «ТАТМЕДИА» җәмгыятендә эшләүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм! 
Районыбызда яшәүчеләр арасында матбугатка Исламиябездән дә күбрәк язылучылар бардыр. Без дә аның фикерен куәтлибез: сез дә бәйгедә катнашыгыз, бүләкләр отыгыз! Хикмәт бит бүләктә генә дә түгел. Бу сезнең республика-район сулышын тоеп яшәвегез, яңалыклардан хәбәрдар, рухи яктан бай булуыгызны да күрсәтә. Шуңа да, хөрмәтле укучыларыбыз, бәйгенең чираттагысы турында безнең газета аша күзәтеп барыгыз һәм квитанциягезнең күчермәсен «ТАТМЕДИА»га җибәрегез. Кем белә, бәлки бүләк оту бәхете сезгә елмаер. Моның өчен 2019 елның беренче яртыеллыгына «Кайбыч таңнары»на бүгеннән үк язылып куйсагыз да була. Подписка чоры башланды бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев