Кайбыч районында шикәр чөгендере алу тулы куәтенә дәвам итә
Районыбызның шикәр чөгендере игүчеләре быел басуларда 3221 гектар мәйданда татлы тамыр үстерде. “Дубрава” җәмгыятенең беренче филиалына караган Борындык авылы басуында шикәр чөгендере алу тулы куәтенә дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчеләр катнашындагы планеркада полиция хезмәткәрләренә шикәр чөгендерен урлашуларга юл куймау бурычын куйды.
Борындыктагы управляющий Фирдинә Яшина әйтүенчә, биредә 1030 гектар мәйданда шикәр чөгендере игелгән. Басуда 26 сентябрьдән чөгендер алучы биш комбайн, бер төяү агрегаты эшли. Әлегә һәр гектардан 250 центнер шикәр чөгендере чыга. Без килгәндә, 11 сәгатьләрдә чимал төягән тагылмалы 26 “КамАЗ” автомобилен Буа шикәр заводына озатканнар иде. Көн ярым эчендә 800 тоннага якын чөгендер тапшырылган.
– Кайбыч кырларына “Ак Барс” холдинг компаниясенең Каратундагы машина- технологик компаниясеннән биш комбайнда килдек. Үзем чөгендер алу комбайнында алтынчы сезонын эшлим, Апас районының Морзалар авылыннан. Безнең отрядтагы егетләрнең барысы да диярлек Апастан. Хезмәттәшләрем Айдар Әбүбәкеров, Рафис Садыйков, Рашат Шәфигуллин, Илсур Исмәгыйлевның да чөгендер алуда бай тәҗрибәсе бар. Шуңа да эшне сыйфатлы итеп, яңгырсыз көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып башкарырга тырышабыз. Бер комбайн тәүлек дәвамында 20 гектарда эш башкара. Техника гына ватылмасын, без үзебез вакыт белән хисаплашмыйча да эшләргә әзер, – диде комбайнчы Илһам Халиков, үзләре белән таныштырып.
– Чит илдә җитештерелгән бу комбайннар безнең кара туфраклы җирләрдә авыррак эшли. Быелгы елның корылыклы килүе сәбәпле, җир каты, нык тыгызланган. Соңгы көннәрдәге яңгырлардан соң ул бераз йомшарды йомшаруын. Юеш балчык комбайннарга тыгыла, аны чистартуга шактый вакыт китә. Эшне ике сменада алып барабыз. Икенче сменада Илгизәр Мадышев, Заһит Шәехов, Илназ Насыйховлар эшли, – диде механик Таһир Латыйпов.
Федоровское авылыннан Николай Будров, аның туганнан туган энесе Владимир Будров өемнәрдәге шикәр чөгендерен төятүдә сменалап эшли.
–Шикәр чөгендере төяү агрегатында тугызынчы елын эшлим. Энем Владими әле быел гына эшкә кереште. Йөк ташу автомобильләре күбрәк булган саен яхшырак, чөнки эш тизрәк бара. Кайбыч кырларына күчкәнче, Буа районының “Авангард” хуҗалыгында чөгендер алдык, – диде Николай Будров.
Чимал ташучы “КамАЗ”ларның берсендә Арыслан авылы егете Сергей Кочневны очраттым. Ул йөкне шәхси автомобилендә ташый. «Буа шикәр заводында чөгендер бушатырга чират булмаса, сменага 2-3 рейс ясап өлгерергә була», – диде ул.
Әлегә Борындык басуында 359 гектар мәйданнан 8975 тонна шикәр чөгендере алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев