Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында “Яшел ут” республика смотр-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясадылар

Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән “Яшел ут” рес­публика смотр-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясадылар.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне активлаштыру максатында районның мәгариф, Кайбыч полициясенең ЮХИДИ, "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесенең Буа районы пропаганда бүлекләре тарафыннан уздырылган бәйгедә сигез балалар бакчасы коллективы һәм биш тәрбияче катнашты. Нәтиҗәдә, Олы Подберезьеның “Березка” балалар бакчасы җиңүче дип табылды. Икенче урында – Иске Чәчкаб балалар бакчасы. Хуҗа Хәсәннең “Аленушка”, Мәлкинең “Чулпан” балалар бакчалары өченче урында. Тәрбиячеләр арасында Ульянководан Марина Кармаенкова беренче урынны яулады. Икенче-­өченче урыннарны Иске Тәрбиттән Гүзәл Вахитова һәм Олы Кайбычтан Светлана Утеева бүлеште. 
– Балаларда юлда йөрү кагыйдәләрен тиз генә формалаштыру мөмкин түгел. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, дәрес вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагый­дәләрен сабый күңеленә сеңдерә барырга кирәк. Шул принципка таянып, мин дә балаларга һәрьяклап юл һәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш алып барам, – диде Светлана Утеева. – Безнең бакчада юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен бөтен шартлар да тудырылган: һәр төркемдә интерактив такталар куелган, юл йөрү кагыйдәләре өйрәнү өчен махсус почмагыбыз бар. Шунда балаларга, юл билгеләре сурәтләнгән киемнәр комплектлары, светофор макетлары, стендлар урнашкан. Болар барысы да нәниләребездә күтәренке кәеф булдыруда, шулай ук аларның аң-белем дәрәҗәсен үстерүгә булышлык итә. Дәресләрдә төрле уеннар кулланам, күрсәтмә материаллардан киң файдаланам, чөнки коры сөйләм белән генә тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Күңел ачу кичәләре, бәйрәмнәр, ярышлар, ачык дәресләр дә отышлы. Үзем өстендә дә эшлим: белемнәремне артырырга, семинарларда, төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышам. 
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга дип­ломнарны һәм кыйммәтле бүләкләрне “Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесенең Буа районы пропаганда бүлеге начальнигы Анна Сергудаева, район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илфат Әхмәтов һәм мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Нәфисә Миңнуллина тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев