Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Басу-кырларда кар катламының күзгә күренеп кимүе игенче-механизаторлар алдында зур бурыч торуын, тиздән язгы кыр эшләре башланачагын искәртә.

Районыбыз игенчеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге ни дәрәҗәдә соң? Әлеге сорауга җавап табу максатында без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Аннан алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 19 мартка район буенча барлык 201 тракторның – 146сы, 64 культиваторның – 44 е, 81 чәчкечнең – 65е, 23 БДМ, БДТның – 16сы, 1776 тырманы барысы да (100 процент) ремонтланган.

– Районда сөрү җирләре барлыгы 52704 гектар мәйданны били. Узган елның көзендә 10862 гектар мәйданда көзге культуралар чәчеп калдырдык. Язгы чәчү барышында 32223 гектар мәйданда эш башкарасы бар. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда агрегатлаштыру эшләре бара. Язгы кыр эшләре башланганчы бераз вакыт бар, шул вакыт эчендә механизаторлар ремонтлау, агрегатлаштыру эшләрен төгәлләп, кыр эшләрен вакытында башларбыз дип уйлыйм, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров.
Бөртекле культуралардан мул уңыш алу өчен, аларга вакытында, тиешле күләмдә минераль ашламалар кертү дә зарур. Хәзерге вакытка район буенча барлыгы 1176,3 тонна минераль ашлама тупланган. Бер гектар чәчү мәйданына бүлеп исәпләгәндә, ул 22,7 килограмм гамәлдәге матдәләр туры килә.
Урыннарда эшнең торышы белән танышу өчен “Алтын кырлар” агрофирмасының Ульянково бүлеге машина-трактор паркына юнәлдек. Анда безне агрофирма директоры Эльмир Ямаев, белгечләр каршы алды.
– Безнең агрофирмада агрегатлаштыру эшләре Ульянково, Багай, Надеж-дино һәм Иске Чәчкаб бүлекләрендә алып барыла. Агрофирма буенча барлыгы 64 трактор бар, бүгенге көнгә аларның 54е әзерлек сызыгына куелган. Чәчкечләр – 5, культиваторлар 13 агрегат булачак. Механизаторлар Сергей Решеткин, Николай Калашников, Сергей һәм Александр Мареевлар агрегатларны әзерлек сызыгына кую белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә Буа элеваторыннан чәчүлек орлык ташыйбыз, тагын 200 тонна кайтарасы калды. Шул ук вакытта, минераль ашлама запасын да булдырабыз. Безгә барлыгы 1774 тонна минераль ашлама кирәк, шуның 468 тоннасын кайтардык инде. Кыр эшләре ике сменада барачак, хәзерге вакытта механизаторлар, чәчүчеләр белән комплектлау эше бара. Биредә барлыгы 16898 гектар мәйданда чәчүлек җирләре бар. Шуның 3173 гектары көздән чәчеп калдырылды, димәк, язгы кыр эшләре барышында 9372 гектарда эш башкару бурычы тора, – диде Эльмир Ямаев, эш барышы, киләчәккә планнары белән таныштырып.
Авыл хуҗалыгына яшь белгечләрне җәлеп итү авыр, ди белгечләр. Ә “Алтын кырлар” агрофирмасында бу мәсьәләне дә уңай хәл итәләр. Бирегә практика үтәргә Казан дәүләт аграр университетының механика факультеты студенты, Кече Кайбыч авылы егете Ильмир Гашыйгуллин кайткан. Без аны механизаторлар белән бергә ремонт эшләре барышында паркта очраттык.
– Урта мәктәпне тәмамлаганчы ук, үземнең булачак һөнәремне авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйладым, – диде ул. – Шуны истә тотып, “Алтын кырлар” агрофирмасы белән килешү төзеп, Казан дәүләр аграр университетының механика факультетына укырга кердем. Уку барышында агрофирма миңа стипендия түләп торды. Тиздән укуымны тәмамлап, бирегә эшкә кайтачакмын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X