Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч терлекчеләре сигез айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады

Агымдагы елның тугызынчы аена аяк бастык.

 Районыбыз хуҗалыкларындагы терлекчелек тармагында эшләр ничек бара соң? “Ак Барс” холдингының Кайбычтагы агрофирмаларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үткәргән эшлекле киңәшмәдә сүз шул хакта барды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин терлекчелек белгечләренә җитди таләпләр куйды.Чөнки җитештерелгән продукция күләмен арттыру юнәлешендә эшлисе дә эшлисе әле.
- Терлекчелек тармагына карашны тамырдан үзгәртмичә, яңалык кертмичә, алга китеш булмаячак. Терлекчелек белгечләре дә үз хезмәтләренә җаваплырак карасалар, күрсәткечләр дә югарырак булыр иде. Элекке елларда район буенча җитештерелгән тулаем продукциянең яртысын диярлек биргән “Гөбенә” агрофирмасы да соңгы вакытта үз позициясен какшатты. Сентябрь аеның беренче ункөнлеге бетеп бара, кайбер фермаларда сыерлар җәйге лагерьлардан кайтмаган әле. Аларны тиз арада фермаларга кайтарып, кышкы рацион буенча ашата башларга кирәк. Беренче чиратта, хәзерләнгән терлек азыгына лаборатор анализы ясату зарур. Шул анализлар нигезендә азыкны төрле витаминлы катнашмалар белән баетырга кирәк, - диде Альберт Илгизәрович белгечләргә мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмә “Гөбенә” агрофирмасының Мәлки, “Алтын кырлар”ның Арыслан, “Дубрава”ның Борындык фермаларында булды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Рәис Нигъмәтҗанов, район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев, агрофирмаларның җитәкчеләре, барлык бүлекчәләренең управляющийлары, терлекчелек белгечләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев