Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч уңганнары сынатмый

Кышлату чорында маллардан тотрыклы продукция алу өчен тулы кыйммәтле азык запасы булу шарт. Шуны истә тотып, районыбыз механизаторлары терлек азыгы хәзерләүне дәвам итә.

Без “Дубрава” агрофирмасының Бәрлебашы басуына барганда, анда кызу темплар белән кукуруз уру дәвам итә иде. Бу агрофирмада быел 16375 тонна силос салу планлаштырылган. “ДОН” комбайнында Сергей Петров яшел массаны урып, автомобильләргә төяп бара. “КамАЗ” шоферлары Ирек Нәҗмиев, Илгиз Габитов, Мөдәрис Шаһивәлиев сусыл азыкны силос базына ташый. «Фентд» тракторчысы Виталий Иванов баздагы яшел массаны тыгызлый.
– Кукурузны ике атна элек ура башлаган идек. Иң элек 100 гектарлы мәйданны урып, базга салдык, хәзерге басу 60 гектарны били. Анысын төгәлләгәч, Морза Бәрлебашы авылы янындагы 125 гектар мәйдандагы басуга күчәбез. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, һәр минутны файдалы эшкә сарыф итәргә тырышабыз. Быел яңгыр вакытында яуды, азыкны мул хәзерләдек, кышлату чорына җитәчәк, – диде Мөдәррис Шаһивәлиев.
Авыл хезмәтчәннәренә мактаулы эшләрендә уңыш­лар насыйп булсын да, сәламәтлек беркайчан да ташламсын.
Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 10 октябрьгә барлыгы 5960 тонна печән, 80,2 мең тонна сенаж, 35 мең тонна силос хәзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 27,8 центнер азык әзерләгән.
Хәзерге вакытта хуҗалыкларда силос салу тулы көченә бара. Кукуруз 5086 гектар мәйданда игелгән иде. Явым-төшемнәрнең мул булуы нәтиҗәсендә уңыш яхшы булды. Әлегә 2100 гектарда кукуруз массасы җыеп алынган.
Бу эш агрофирмаларда оешкан төстә бара. “Гөбенә”дә – 12000, “Алтын кырлар”да – 11400, “Дубрава”да 5460 тонна силос салынган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев