Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычка Иван Егоров һәм министрлык вәкиле килде

Соңгы өч айда яңгырлар булмау сәбәпле, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көтелгән уңышны ала алмады. Корылык китергән зыянны билгеләү максатында Кайбычка “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов килде.

Вертолеттан аларны Чүти авылы янындагы чөгендер басуында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, »Дубрава» җәмгыятьнең өч филиалы директорлары каршы алды. 
- Хәзерге вакытта район басуларында игеннәрдән бушаган кырларда туңга сөрү, туфрак эшкәртү, кукурузны силоска салу бара. Әлегә шикәр чөгендере алуга керешмәдек. Соңгы өч айда яңгырлар булмау сәбәпле, аның уңышы узган елгыдан кимрәк көтелә. Җирнең каты булуы туңга сөрү барышы темпларына тискәре йогынты ясый. Бер гектар җирне эшкәртү өчен вакыт та, ягулык та күбрәк сарыф ителә, - диде район башлыгы эш барышы белән таныштырып. 
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев