Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычка ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры килде

Бүген Кайбычка ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы белән танышу максатында килде.

Ул безгә Апас районына булган эш сәфәреннән соң юл тотты. Елдагыча ул башта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә вертолеттан район кырларын карап әйләнде. Марат Готович белән бергә бу юлы РФ ДӘүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да килгән иде. "Ак Барс" холдингы генераль директоры Иван Егоров, урынбасары Камил Галиев та килгән иде. 

Министр белән очрашу Олы Подберезье авылы янындагы уҗым кырында узды. Анда инвестор "Ак барс" канаты астында эшләүче агрофирмалар, барлык хуҗалыклар җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары җыелган иде. Альберт Рәхмәтуллин министрны эш барышы белән таныштырды. Язгы чәчүнең оешкан төстә башланып китүе, эшнең ике смендада алып барылуы, туфракка күпме ашлама кертелүе, авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакы түләү, язгы чәчүне Бөек Җиңүнең 74 еллыгына - 9 Майга тәмамлау бурычы куелуы турында сөйләде. Бүгенге көндә Кайбыч кырларынды 130 техника эшли, шуның утызы- чәчү агрегатлары. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, механизаторлар кырда нәтиҗәле эш алып бара. 
Марат Әхмәтов авылга күрсәтелүче дәүләт ярдәме, республикада шактый мәйданнарда уҗым культураларына зыян килүе турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. 
Ул Олы Подберезье авылындагы авыл хуҗалыгы музее белән дә кызыксынды. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев бу музей турында "Татарстан- яңа гасыр" телевидениесенең "Юлчы" тапшыруында да күрсәтелүе, хәзерге вакытта анда җил тегермәне сафка бастырылуы турында әйтте. 
Марат Әхмәтов кайбычлыларга югары хезмәт уңышлары теләде, эш барышыннан канәгать булуын әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев