Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылар комсомолның 100 еллыгына багышланган тантанада катнашты

Бу атнаның чәршәмбесендә Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган тантана узды.

Әлеге юбилей чарасында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм “Форпост” үзәге җитәкчесе Юрий Михайлов катнашты. Аларның икесе дә заманында комсомол мәктәбен узган. Рәмис Рафисович, мәсәлән, 1987-1991 елларда Апас районы комсомол комитетының беренче секретаре булган. Ул вакытта Кайбыч та Апаска кергән. Ә Юрий Валтерович, Кайбыч районы мөстәкыйльлеген яулаганнан соң, район комсомолының беренче секретаре була.
– Әмма миңа Кайбычның комсомол лидеры булып озак эшләргә насыйп булмады. 1991 елның 19 апрелендә Кайбыч оешты да, май айларында миңа яңа районда комсомол оешмасы оештыруны йөкләделәр. ВЛКСМның беренче секретаре буларак, җиң сызганып эшкә тотындым, ләкин бу вазифада берничә ай гына эшләргә туры килде. Илдәге үзгәртеп кору сәясәте нәтиҗәсендә коммунистлар партиясе кебек, комсомол да юкка чыкты, – диде Юрий Валтерович. – Ә үзем мәктәптә укыган елларымда ук комсомол эшендә актив кайнадым. Безне аның сафларына сигезенче класс-та укыганда ул вакыттагы Апас комсомолының беренче секретаре Фиргать Фәтхуллин үзе кабул итте. Мине классның комсоргы итеп сайлап куйдылар. Казанда авыл хуҗалыгы институтында укыганда факультетның спорт, физкультура чараларын оештыручы идем. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, кайда гына эшләсәм дә, гел комсомолның беренчел оешмасы секретаре булдым. Апасның Дәвеш мәктәбендә военрук, физкультура укытучысы булып эшләп йөргән вакытта мине ул вакыттагы Апас районы комсомол комитетының беренче секретаре Рәмис Хәялиев үзе янына икенче секретарь буларак эшкә чакырды һәм мине сайлап та куйдылар. Ә инде Кайбыч яңадан оешкач, туган ягыма эшкә кайттым.
ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан алган җылы тәэ¬сирләре белән дә уртак-лаштылар.
– Юбилей тантанасы югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Комсомолда бергә эшләгән бик күп коллегаларыбызны очратып, алар белән аралашу безне яшьлек елларына алып кайтты. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән дә ул елларны искә төшердек. Актаныш районы комсомолының беренче секретаре булып эшләгән чорында без аны ВЛКСМның өлкә комитеты әгъзасы буларак тәкъдим иткән идек, – диде Рәмис Рафисович. –Очрашуга барганда комсомол билетларыбызны да алып бардык әле. Юрий Валтерович та аны кадерләп саклый икән. Ул билетка ай саен ничә сум взнос түләп баруыбыз да язылып бара иде бит. Мин комсомолның 90, 95 еллыгы уңаеннан Казанда оештырылган тантаналарда да катнашкан идем.
Комсомолның юбилей тантанасына Тәтеш районы делегациясе составында “Кайбыч таңнары” газетасының талантлы журналисты Людмила Путятинская да барды.Ул сиксәненче елларда Тәтеш комсомол райкомында укучы яшьләр эшләре буенча  секретарь булып эшләгән.
Юбилейга бәйле тантаналар районыбызның мәдәният йортларында, мәктәп¬ләрдә дә уза. Район күләмендә дә зур чара үткәрергә җыеналар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев