Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылар Мордовиядәге Аксюн авылы юбилеенда һәм Сабан туенда катнашты

Мордовиядәге иң зур татар авылларының берсе булган Аксюн авылы үзенең 350 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бүгенге көндә 1383 милләттәшебез яшәүче әлеге авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Кайбыч районы вәкилләре дә барды. Безнең район бу бәйрәмдә Татарстанның йөзен күрсәтте.

лпсоРеспубликадагы районнарга илебездәге, чит илләрдәге татарлар күп яши торган төбәкләрдә Сабантуй үткәрү өчен аерым төбәкләр беркетелгән. Бу гамәл Татарстан Президенты аппаратының төбәкләр белән эшләү идарәсе белән килештереп тормышка ашырыла. Кайбычлылар өч ел рәттән Мордовиянең Ләмбрә районы үткәргән Сабантуйда катнашса, быел Аксюн авылына бардылар. 


Җомга көн кичке унберләр тирәсендә юлга кузгалдык та, иртәнге сәгать бишләргә Аксюн авылына килеп тә җиттек. Иртәрәк килүебезнең сәбәбе дә шунда, халык җыелганчы сәүдә палаткаларын әзерләп куярга, үзебездә һәм Татарстанда җитештерелгән товарларны киштәләргә урнаштырырга кирәк. Быел да Кайбыч икмәк пешерү комбинаты, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, подберезьелылар сәүдә итте, сәүдәләре гөрләп барды. Шәхси эшмәкәр Фәнис Камалиевның сәүдә ноктасыннан да кеше өзелмәде, дин кануннарын хөрмәтләп яшәүче өч мәчетле авыл халкы алар алып килгән милли рухтагы товарларны бик яратып алдылар. Оештыручылар соңыннан әйткәнчә, бәйрәмдә ун меңнән артык кеше катнашкан. Монда башларына яулык япкан, озын күлмәк кигән балалар, яшьләр, өлкән яшьтәге әби-апалар, түбәтәйле абзыйларны күпләп очратырга мөмкин иде. Мишәрчә акцент белән сөйләшәләр. Кошман уңганнары быел да татар халкының яшәү рәвешен күрсәткән татар йортын күрсәтте, милли сыйларыбыз тулы бай өстәл әзерләгән иде. Кошман, Мөрәле авыл җирлекләре башлыклары Лилия Сафина, Ринат Зиннәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Кошман мәктәбе укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре Сабантуйның кадерле кунакларын җырлап, биетеп каршы алды, сыйлады. Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә килгән мәдәният хезмәткәрләре, “Авыл денс” биючеләре, Морза Бәрлебашыннан Илгиз Борһанов, Чүтидән Ринат Исламов кебек авыл үзешчәннәре, җырчы, оста гармунчы Рамил Шәрәфиев халык күңеленә хуш килгән зур концерт программасы әзерләгән иде. 
Мордовиядә яшәүче төрле милләт вәкилләренең, Кошман авылының татар өен дәрәҗәле кунаклар аеруча яратып карады. Аларны һәр йортта җыр-биюләр, сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Дәрәҗәле кунаклар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Татарстанның социаль –икътисади мониторинг буенча комитеты рәисе Валерий Кандилов, Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, Мордовия Республикасы башлыгының эчке сәясәт буенча идарәсе начальнигы Александр Ратников, Мордовиянең социаль сәясәт буенча Дәүләт Җыелышы комитеты рәисе Рафаил Әширов, Ләмберә районы башлыгы Шамил Давыдов, шушы авылда туып-үскән эшмәкәр Рәфыйк Фәтхуллов та бар иде. Узган гасырның 90 нчы елларында колхозлар таркалган бер чорда шушы авыл егете Рәфыйк Фәтхуллов авылны бөтенләй таркатмас өчен «Юлдаш» крестьян-фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә.Зур мәйданнарда иген үстерә, ресторан-кафелары бар, 800 баш ат тота, казылык җитештерү белән шөгыльләнәләр. Бик күп авылдашын эшле иткән. Авылның 350 еллыгын оештыручы да ул булып чыкты. 
- Без татар халкы традицияләрен, мәдәниятен, динен сакларга тырышабыз, Татарстанга йөз тотабыз. Мин быел VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаштым һәм пленар утырышында чыгыш та ясадым. Татарстан Президентын үзебезгә кунакка да чакырып кайттым. Аллага шөкер, күрсәтерлек матур эшләребез бар. Мордовиядә 50 меңгә якын татар яши. 2017 елда Мордовия өлкәсендә татар эшмәкәрләре клубы оештырылды, анда 42 татар эшмәкәре катнаша. 2007 елда авылда зур мәчет төзеттек. Рамазан аенда ифтарлар оештырабыз. Эшмәкәрләр клубында хәйрия фонды бар, зур эшләр алып барабыз, спонсорлык ярдәме күрсәтәбез. “Җырлы авылым тавышлары” татар җыр фестивален үткәрәбез - диде Рәфыйк Фәтхуллов. 
Сабантуй сәхнәсендә телебезне, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров Татарстан хөкүмәте бүләкләрен тапшырды. Ә Рәфыйк Фәтхулловка Татарстан Президенты Рәхмәте җиткерелде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, бәйрәм белән котлаганнан соң, бүләкләрен тапшырды, алар арасында шушы татар эшмәкәре дә бар иде. 
-Аксюн авылы төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвенең матур үрнәге ул. Мордовиядә халыклар дуслыгы ныклы. Бүген сезгә шатлыклы хәбәр җиткерәм. Мордовия Республика башлыгы В.Волковның Аксюн авылында киләсе елда 165 балага исәпләнгән урта мәктәп төзү турында карары кабул ителде. Соңгы елларда авылда балалар туу ел саен арта бара. Безнең бәйрәмгә ямь өстәгән Татарстан, Кайбыч делегациясенә зур рәхмәт,- диде Александр Ратников. 
Халык уеннары, спорт ярышлары гөрләде, хәмер ише әйберләр бөтенләй сатылмады, аның каравы, казылык сатучылар адым саен иде. Рамилә Әбләзова уеннар да оештырды. Мәйданга җибәрелгән Кайбычның ике әтәчен чүт куып тоттылар. Сабантуйның иң өлкән әби-бабаен да ачыкладылар, аларга бүләкләрне Альберт Илгизәрович тапшырды. 
-Без бүген Татарстанга кайткан кебек булдык,- диде мәгариф ветераны Шамил ага.- Көн шундый матур, гүзәл бәйрәмнәребез бар, тормышыбыз мул, табигатебез искиткеч.Тынычылкның кадерен белеп, шулай бергә-бергә аралашып яшәргә язсын иде киләчәктә дә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев