Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылар «Урман атнасы – 2018» акциясенә кушылды

Татарстанда 8-16 сентябрьдә «Урман атнасы – 2018» дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе игълан ителде. Әлеге акция кысаларында респуб­ликада агачлар утыртыла, урманнарны чүп-чардан, ауган һәм корыган агачлардан чистарту оештырыла, яшел хәзинәбезне саклауга багышланган төрле чаралар үткәрелә. Акция бу атнаның якшәмбесендә – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә тәмамлана. Сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелүче әлеге бәйрәм – үзләренең тырыш хезмәтләре белән урман байлыкларын арттыручы, алардан сак файдалануны тәэмин итүче, экологияне яхшыртуга үз өлешләрен кертүче фидакарьләр бәйрәме ул. Урманнар – тиңдәшсез хәзинә, экологик иминлекнең нигезе, илебезнең икътисади үсешенә дә зур өлеш кертә.

– Кайбыч урманчылыгы һәм Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Урман атнасы» акциясенә шатланып кушылды, – диде урманчылык директоры Илгиз Хаффазов. – Участоклардагы барлык урманчылыкларда да урманнарны чистарту буенча күләмле эш башкарылды. Табигать кочагында ял итүчеләр күп булса да, араларында үзләреннән соң чүп-чар калдыручылар да еш очрый. Чүпләнгән урманнарны чистарту буенча Балтай һәм Бәрлебашы участокларындагы урманчылыкларда һәм Кайбыч урманчылыгының үзендә зур эш башкарылды. Балтайда 19 гектар мәйданда, Бәрлебашында якынча 14 гектарда чистарту эшләре алып барылды. Кайбыч урманчылыгында да атналыкның һәр көнендә территория һәм бакчаны чүптән, куаклардан, корыган агачлардан арындырдык. Ә Балтайда урманнарны саклау хезмәткәрләре «Рос­лесинфорг» урманчылары белән берлектә «Нельдер» тәҗрибә участогында эшләделәр. Бу участокка 2015 елда Германиянең «Дрезден» галимнәре нигез салган иде. Андагы өч тәҗрибә участогын да чүп -чардан, төрле чүп үләннәреннән чистарттылар, имән һәм юкәлекләр технология таләпләре буенча тәртипкә китерелде. Бу чорда агачлардан орлыклар  җыюны да планлаштырабыз. Безнең алда 14 килограмм каен орлыгы, чиядән – 3, куаклардан – 14, камыр­лыктан – 2 кило, ылыслы агачлардан 45 кило орлык җыю бурычы тора. 
Илгиз Хаффазов әйтеп узганча, мәктәп укучылары да «Урман атнасы»на теләп кушылган. Алар район үзәгендәге, авыллардагы, юл буйларындагы урман участокларын, парк-скверларны җыештыра. Баш урманчы сүзләрен Олы Кайбыч мәктәбе директоры урынбасары Нурия Сафина да җөпләде.
 – Безнең мәктәптә берничә ел элек экологик отряд оешты. Сигезенче класс укучылары урманнарны һәм яшел зоналарны сак­лау буенча экологик акцияләр оештыра. Атналык барышында декоратив куак­лар утыртабыз. Кайбыч урманчылыгы белгечләре  катнашында «Урман сәгате» дигән класс сәгате үткәрү бездә матур гадәткә әйләнде. Әйләнә-тирәне саклауга юнәлдерелгән чаралар сентябрьдә генә түгел, ә ел әйләнәсе үткәрелә, – диде ул. 
Олы Подберезье мәктәбендә дә балаларга экологик тәрбия бирү буенча максатчан эш алып барыла. Укучылар үзләренә беркетелгән урман полосасын иртә яздан караңгы көзгә кадәр карап, чистартып тора. 
– Агачлар, куаклар утыр­ту белән бергә, аларны тәрбияләп торуны да үз өстебезгә алабыз. Урманнарны, табигатьне саклау буенча  даими рәвештә профилактик эш алып барабыз, тематик кичәләр оештырабыз, – диде мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова. –Табигать һәйкәле булып саналган «Турминская дача» территориясендә узган елның сентябрендә җыештыру эшләре алып бардык. Без ылыслы агачлар үскән  бу урынны очраклы рәвештә генә сайламадык. Ул халыкның яраткан ял итү урынына әйләнде.  Үзләреннән соң пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар, консерва банкалары калдырып китүчеләр дә бар.  Акциядә «Яшь эколог» түгәрәгенә йөрүче төрле яшьтәге 12 укучы, педагог­лар һәм түгәрәк, проект җитәкчесе булган биология укытучысы Рәшит Зиннәтуллин катнашты. Берничә сәгать эчендә алар 60 килограммнан артык чүп җыйды һәм полигонга илтте. 
Табигать дуслары күп булсын иде. Урманнарны кайгырту урманчылар эше генә түгел, без барыбыз да табигатьнең чын дуслары булырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X