Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлыларны 11-13 сентябрь көннәрендә сайлау участокларында көтәләр

11-13 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм ТР муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлаулар уза.

- Безнең районда тавыш бирү 31 сайлау участогында узачак, - диде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильяс Галиуллин. - Ябалак сайлау участогы бетерелде, шуңа күрә Ябалак авылында яшәүчеләр сайлауга Бәрлебашы сайлау участогына киләчәк. Сайлау участоклары өч көндә 8.00 -20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Тавыш бирү урыннарында сайлаучыларга ике бюллетень бланкы биреләчәк. Сайлауга паспорт белән килергә кирәк.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев хәбәр иткәнчә, өйдә дә тавыш бирү каралган. Моның өчен үзегезнең сайлау комиссиясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сораулар килеп чыкса, волонтерларга, участок сайлау комиссияләренә һәм территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сайлау участокларында барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә үтәләчәк. Алар антисептиклар, дезинфикцияләүче келәмнәр, контактсыз термометрлар һәм башкалар белән тәэмин ителгән. Сайлаучылар температура контроле, антисептик чара белән кул эшкәртү узачак, аларга битлекләр, пирчәткәләр һәм ручкалар бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев