Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычның гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге оешуга биш ел тулды

Район мәдәният йортында «Гаилә кыйммәтләрен сак­лау үзәге» коммерцияле булмаган җәмәгатьчелек оешмасының конференциясе узды. Әлеге үзәк оешуга быел биш ел тулды.

Конференциядә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, «УМАЙ» Идел буе гаилә академиясе» генераль директоры, социаль сәясәт һәм хәйриячелек эшчәнлеге буенча комиссия рәисе Татьяна Леонтьева, “Әтиләр берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе, физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итүче «Балаларда көч» хәйрия фондын оештыручы Гадел Заһретдинов катнашты. 
«Сәламәт гаилә – сәламәт авыл» дип исемләнгән конференциягә Кайбыч райо­нының актив гаиләләре, волонтерлар, хәйриячеләр, эшлекле партнерлар, коммерцияле булмаган оешма эшчәнлегенә булышлык итүчеләр чакырылган иде. 
Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надеж­да Ермолаева биш елда башкарылган эшләре һәм бу елга куелган бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул уңышлары турында да сөйләде һәм активистларга рәхмәт белдерде. Тәрбиягә бала алган, күп балалы, физик мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләр белән биш ел эчендә үткәрелгән чараларда 1600 дән артык кеше катнашкан. 
– Кешенең көче нәрсәдә? Бу сорауга һәркемнең үз җавабы бар, ләкин шунысы бәхәссез – аңа гаиләсе көч бирә, ул анда бәхетле. Без гаилә кыйммәтләрен, рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклау юнәлешендә эшлибез. Хәйриячелек, адреслы ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәбез. Сафларыбызны волонтерлар һәм үз теләкләре белән ярдәм итүчеләр тулыландыра. Димәк, без дөрес юлда. Әлеге эшчәнлеккә ихтыяҗ зур. Үтеп киткән ел да Россиядә Волонтерлар һәм иреклеләр елы дип игълан ителгән иде бит. Безнең иҗтимагый оешма матди файда өчен түгел, гаиләләрне саклау, балаларны шатландыру һәм аналар бәхете хакына эшли, – диде Надеж­да Анатольевна.
Әлеге үзәк төрле юнәлештәге күп төрле чаралар үткәргән. Алар күп балалы, физик мөмкинлекләре чик­ле булган бала тәрбияләүче, авыр тормыш хәлендә калган, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр күңелендә якты хатирәләр калдырган. Мондый гражданнарга ярдәм итү максатында, «Киемнәргә – икенче гомер», «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акцияләре үткәрелгән, «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте, «Балаларда көч» хәйрия фонды һәм район үзәк сырхауханәсе коллективы ярдәме белән республикадан килгән белгечләр инвалид балаларга медицина тикшерүе уздырган. Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына баруны да традициягә керткәннәр. Болар – үзәк тарафыннан башкарылган игелекле эшләрнең бер өлеше генә. 
Гаилә кыйммәтләрен сак­лау үзәгенең, аның җитәкчесе Надежда Ермолаеваның казанышларына балалар һәм яшьләр белән эшне дә кертергә мөмкин. «Хыял», «Багалма», «Карендәшләр» һәм «Җимерелмәс дивар» иҗат коллективлары оештырылган. Бу коллективларда балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр шөгыльләнә. Аларның һәрберсе, бәйге-фестивальләрдә катнашып, җиңүләр яулаган һәм бүләкләргә лаек булган. Күбесе турында үз чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да әйтеп узды. Үзәкнең шулкадәр актив эшчәнлек алып баруына Надежда Ермолаева откан дүрт республика гранты да булышлык иткән. Аларның гомуми суммасы 580 мең 494 сум булган. 
– Әлеге акчалар ярдәмендә без төрле чаралар үткәрдек, үзәкнең матди-техник базасын яхшырттык һәм ансамбльләргә чыгыш ясау өчен сәхнә костюмнары алдык, – диде Надежда Анатольевна. – Безнең игелекле гамәлләребезгә шәхси эшмәкәрләр Фәнис Камалиев, Сергей Макаров, Надежда Ермолаева да кушылды. 
Ул үзәкнең дуслары һәм партнерларына – Николай Кальчевка, Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге үзәк сырхауханә һәм Луиза Сөнгатуллина җитәкчелегендәге район газетасы редакциясе коллективларына, Фатыйма Бикбова рәислегендәге балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссия­сенә, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллинага, «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Александр Акрымовка, шулай ук башка хезмәтләр җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлык­ларына, мәктәп директорларына, мәдәният хезмәткәрләренә һәм волонтерларга рәхмәт әйтте.
– Безнең үзәк әле бик яшь. Алда сезнең ярдәмегез белән күп кенә кызыклы чаралар үткәрелер һәм файдалы эшләр башкарылыр дип уйлыйм. Без кешеләргә кирәк булуыбызны уртак эшчәнлегебез белән исбатладык инде. Киләчәктә дә гаиләләрдә тынычлык, үзара аңлашучанлык булсын өчен тырышачакбыз, – диде Надежда Ермолаева. 
Татьяна Леонтьева әлеге коммерцияле булмаган оешманың социаль яктан әһәмиятле булуын ассызыклады. 
– ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кайбыч районында 1000 кешегә нибары 2 бала туу һәм 2 язылышу теркәлгән. Бу – иң түбән күрсәткечләр, – диде ул. – Аның каравы, өч, дүрт балалы гаиләләр иң күбе сездә, әлеге күрсәткеч буенча Кайбыч республикада беренче урында. Сезнең районда аерылышучылар да бик аз, – диде ул, – дәүләт коммерцияле булмаган оешмаларның гаилә кыйммәтләрен, гаилә институтларын популярлаштыруына мохтаҗ. 
Адель Заһретдинов быел кабат Кайбычка республикадан табиблар бригадасы килеп, сәламәтлегендә тайпылышлар булган балаларны тикшерәчәген, «Балаларда көч» фондының алга таба да хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде. 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Надежда Ермолаевага әһәмиятле эш башкарулары өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дә үзәкнең яңа башлангычларында ярдәм итәчәген белдерде. 
– Үзәкнең исеме үк җисеме турында әйтеп тора, - диде ул, – Надежда Анатольевна бик актив, белемле, тырыш оештыручы. Ул күпчелек чараларны башка хезмәтләр белән бергәләп үткәрә һәм уңай нәтиҗәләргә дә ирешә. Сезгә яңа җиңүләр һәм грантлар теләп калабыз. 
Конференция ахырында җитәкчеләргә, волонтерларга һәм актив гаиләләргә гаилә кыйммәтләрен саклау үзәгенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, үзәкнең җитәкчесе Надежда Ермолаевага, үзәк сырхауханәнең баш табибы Гөлнара Сафиуллинага инвалид балаларны комплекслы тикшерүне оештырганнары өчен «Балаларда көч» хәйрия фондының Рәхмәте белдерелде. 
Шулай итеп, гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге иртәгесе көнгә ышаныч, өмет һәм тормышны тагын да яктырак, матуррак итүче мәхәббәт белән биография китабының яңа битен ачты. Ул киләчәктә дә кайбычлыларга ярдәмгә килер, терәк булыр дип ышанасы килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X