Кайбычның юл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең районыбыз халкын куандырырлык уңышлары бар
Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең районыбыз халкын куандырырлык уңышлары бар: быел 15 авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча алты чакрымнан артыграк һәм республика программасы ярдәмендә җиде чакрым юл төзелгән. Юл төзү-ремонтлау участогы коллективы Уланово-Каратун – Олы Кайбыч автомобиль юлында эш алып бара.
– Юллар төзелеше – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, – ди район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. – 2019 елда да юллар төзү буенча күләмле эш башкарылыр дип көтелә. Авылларның 90 процентын юллы итүгә ирешергә кирәк. Ел саен кечкенә авылларга да юллар салачакбыз.
Башкарма комитетның инфраструктура бүлегенең җирле юллар буенча белгече Рәиф Гобәев әйтеп узганча, юллар төзелеше берничә программа ярдәмендә алып барыла.
– Республика программасы буенча вак ташлы-комлы, муниципаль юл фонды хисабына вак ташлы юллар төзелә. Торак пунктларда асфальт-бетон өслекле юлларны ремонтлау программасы да тормышка ашырыла, —диде ул. —Бүгенге көнгә алда санап үтелгән программаларның беренчесе буенча планлаштырылган эш тулысынча үтәлде – 2 километр 86 метр озынлык¬тагы 20 миллион 696 мең сумлык юл төзелде. Мондый бәхет Ульянково, Хуҗа Хәсән, Надеждино, Иске Тәрбит, Олы Подберезье, Чүти, Олы Урсак, Кошман, Колаңгы һәм Федоровское авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә елмайды. Бу көннәрдә вак ташлы юллар төзелеше дә тәмамлана. Алар сигез торак пунктта салынды, гомуми озынлыклары ике чакрымны тәшкил итте, моның өчен 9 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелде. Авыл җыеннарында кабул ителгән карарлар буенча үзара салым акчасына да юллар салынды. Белем бирү учреждениеләренә илтүче юлларны төзү дә өстенлекле булып тора. Быел Кече Мәме, Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит һәм Чүти мәктәпләре территориясендә шундый юллар һәм мәйданчыклар ясалды.
Әңгәмәдәшем әйтеп узганча, муниципаль юл фондының калган 668 мең сум акчасына юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрелгән. Иске Тәрбиттә юл билгеләре, ясалма каршылыклар, светофор, Колаңгы станциясендә юл билгеләре, светофор урнаш¬тырылган. Бу эшләр һәр елны башкарыла.
Республика программасы ярдәмендә район үзәгендәге Совет, Латыйф Хәмиди, Сирень һәм Мансур Закиров урамнарына, ветеринария берләшмәсе территориясенә асфальт юл салынды. Федоровскоедагы янгын сүндерү депосы, Олы Тәрбиттәге агрофирма идарәсе каршындагы мәйданчыклар да асфальт¬ланды.
Яңа юллар кебек, искеләрен дә кышын да, җәен дә даими карап торыр¬га кирәк. Бу эш белән Илгиз Сабиров җитәкчелегендәге юл төзү-ремонтлау участогы коллективы шөгыльләнә.
– Бездә 52 кеше эшли. Юлларны даими карап тору – төп бурычыбыз. Яңа юллар да төзибез. Быел Уланово-Каратун-Олы¬¬ Кайбыч трассасының 2 километр 100 метр аралыгына яңа асфальт түшәдек. Федераль программа ярдәмендә һәм үз көчебез белән Иске Чәчкаб ягына таба һәм Колаңгыда яңа асфальт юл салдык, – диде Илгиз Сабиров. ¬–Хәзер кышка әзерләнәбез. Җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы, яңа техника кайтты.
Кайбычлыларның яхшы юллар турындагы хыялы тормышка аша. Мондый бәхет кечкенә авылларда – Пләтәни, Победа, Малаллада яшәүчеләргә дә елмаячак. Соңгысында, район башкарма комитетының планында каралганча, 2019 елда асфальт юл булачак.
–Республикабыз Президенты белдергәнчә, авыл юллары төзелеше программалары гамәлдә кала. Димәк, тагын яңа юллар барлыкка киләчәк. Эшмәкәрләр Рөстәм Хикмәтуллин, Илгиз Шәрәфиев юллар төзүне намус белән башкарып чыкты. «Кайбычагрохимсервис» коллективы да сыйфатлы эшләде, – диде Рәиф Гобәев.
Юл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен яхшы кәеф белән каршылый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев