Кайбычта “Автотуташ -2020" бәйгесе узды
Кайбычта автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автотуташ – 2020» бәйгесе узды. Гүзәл затларның машина йөртү осталыгына бәя бирүче әлеге бәйгедә биш хатын-кыз катнашты. Олы Кайбыч авылыннан Ләйсән Әбүбәкерова җиңүче дип танылды.
Казан шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль про-филактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлегенең әйдәүче белгече Сиринә Мурзакова әйтеп узганча, бәйге юл-транспорт культурасын формалаштыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү максатыннан үткәрелә. Ул ике этапта узды.
ДОСААФ филиалының уку-укыту үзәгендә кызларның юлда йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен ачыкладылар. Алар имтихан билетындагы 20 сорауга ун минут эчендә җавап бирергә тиеш иде. Автодромда машинаны фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Контроль вакытта сынау күнегүләре комплексы буенча маневрлар үтәделәр. Ә жюри составында ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Илфат Әхмәтов, Сиринә Мурзакова, Буа ДОСААФы вәкилләре Фәрит Сөнгатов белән Фәния Сәлахиева бар иде.
Ярышта катнашучыларның машина йөртү стажы әлегә зур түгел – биш елга кадәр. Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина, спорт мәктәбе инструктор-методисты Диләрә Мершинова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең җирле бүлеге белгече Алинә Сираҗиева, район Советының оештыру бүлеге начальнигы Айсылу Нәфыйкова һәм Федоровское мәктәбе укытучысы Ләйсән Әбүбәкерованың мондый бәйгедә әле беренче генә тапкыр катнашулары икән. Алар киләсе елга да бәйгедә катнашачакларын әйттеләр.
Ләйсәннең машина йөртә башлавына әле ярты ел гына. Олы Кайбыч авылында яшәүче яшь педагог Федоровское авылындагы мәктәптә укыта. Шуңа да аңа эшкә бару өчен һәр көнне 30 чакрым юл узарга кирәк.
– “Автотуташ” бәйгесендә үз көчемне сынап карарга тәкъдим иткәч, каршы килмәдем. Машина йөртә белүнең өстенлекләре бик күп. Замана хатын-кызларына барысына да өлгерергә кирәк бит. Кибеткә дә барырга, балалар бакчасына, мәктәпкә, өстәмә белем бирү учреждениесенә дә йөрергә кирәк, – ди Ләйсән.
Җиңүче кызыбыз 14 августта Казан шәһәрендә үтәчәк республика бәйгесендә Кайбыч данын яклаячак.
– Балачактан автомобиль йөртергә хыялландым, – ди икенче урынны яулаган Алинә Сираҗиева. – Әтием Фидаил шофер булып эшли, янында утырып йөргәндә гел аның ничек эшләгәнен күзәтеп бара идем. Тормыш иптәшем Фаил дә күп нәрсәгә өйрәтте. Кошманнан район үзәгенә йөреп эшләгәч, үз машинаң булу бик рәхәт.
Бәйгедә өченче урынны яулаган Айсылу Нәфыйкова да фикерләре белән уртак–лашты.
– Машинада йөрергә яратам. Аның бер авырлыгы да юк. Юлда йөргәндә игътибарлы булырга һәм һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Руль артына утыруыма ике генә ел әле. Шәһәрдә дә иркен йөрим, – диде ул.
Җиңүчегә, призлы урыннарны яулаучыларга кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләккә – навигатор, видеорегистратор, калган катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Транспорт белән идарә итү хокукы алу – ул тагын бер һөнәргә ия булу да. Шуңа күрә бу бәйгедә катнашучылар эшсез калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев