Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

Илебез табынын баетучыларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, “Ак Барс” холдингының агросәнәгать буенча директоры Эдуард Хөсәенов килгән иде. Алар хезмәт алдынгыларына иң җылы теләкләрен җиткерде.

Район башлыгы Кайбычның игенче-терлекчекләрен алтын фондыбыз дип атады. Ул хезмәт алдынгыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырды. “Дубрава” җәмгыяте директоры Александр Тутаев “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Озак еллар буена авыл хуҗалыгы тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты булган Илһамия Нигъмәтҗановага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте, “Балык хуҗалыгы”ның баш балыкчысы Лидия Чирковага Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Рәхмәте белдерелде. Министрлыкның, район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын, агрохолдингның алтын, көмеш күкрәк билгеләрен, “Тырыш хезмәте өчен” медальләрен алучылар да күп булды. Слетка чакырылган 130дан артык хезмәт алдынгысының барысы да бүләкләнде. Хезмәт ветераннары, быел пенсиягә чыккан алдынгыларга да бүләкләр бирелде. 
Алдынгыларны котларга Казаннан җырчы Вил Усманов һәм аның иҗат төркеме килгән иде. Кайбычның “Авыл денс” бию төркем дә чыгыш ясады. Слет бәйрәм табыгны артында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев