Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерделәр

Ватанны саклаучылар көне алдыннан районыбыз тормышы вакыйгаларга бай булды. 22 февральдә Әфганстан җирендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган районыбызның Кошман авылыннан Мансур Миңнуллин, Мәлкидән Валерий Волков, Олы Тәрбиттән Владимир Драндров туып үскән йортларга, аларның исемен мәңгеләштерү максатында мәрмәр элмә такталар ачу тантаналары булды.

Өч авылда да әлеге тантаналарда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл җирлекләре башлыклары, әфганчы егетләр, мәрхүмнәрнең туганнары, классташлары, мәктәп укучылары, укытучылар, яшь армиячеләр, авыл халкы катнашты. Тантаналарда яшь армиячеләр, әфганчылар чыгыш ясады. Һәлак булган әфганчыларның кыскача биографиясе белән таныштырдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин егетләрнең әниләренә, туганнарына иң изге теләкләрен җиткерде. 

Шул ук вакытта, Мәлки күпфункцияле үзәгендә Валерий Волков истәлегенә милли көрәш буенча чираттагы ярыш үтте. Кискен көрәштә Валерийның якташлары җиңү яулап, күчмә кубокка ия булдылар. Узган елгы бәйге җиңүчесе – Кече Мәме командасы икенче, Кошман авыл җирлеге командасы өченче урында. 


Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X