Кайбычта гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр
Сикәлтәле тормыш юлларыннан озын парлы гомер кичеп, җитәкләшеп, чал картлыкка килеп җиткән бәхетле парлар күп безнең районда. Бриллиант, зөбәрҗәт һәм алтын туйларга җиткәч тә, аларның күзләре бер-берсенә тирән ихтирам һәм ярату белән багалар. Күркәм традиция буенча, әнә шундый юбиляр парларны район үзәгендәге кафега чакырып хөрмәтләделәр.
Очрашуга 13 пар килгән иде. Алар – 60 ел парлы гомер кичерүчеләр – Олы Кайбычтан Люция һәм Рифкать Гыйрфановлар, зөбәрҗәт туйга җитүчеләр – Олы Кайбычтан Сәгыйрә һәм Альберт Ярхәмовлар, Шүширмәдән Гөлфирә һәм Фәтхрахман Шакировлар, Мөрәледән Нурзидә һәм Минхәбир Тимергалиевлар, Чүтидән Наҗия һәм Касыйм Гайнетдиновлар, алтын туйларын билгеләп үтүчеләр – Хуҗа Хәсәннән Фаина һәм Геннадий Савиновлар, Олы Подберезьедан Екатерина һәм Иван Елисеевлар, Каргалыдан Валентина һәм Владимир Овчинниковлар, Кече Кайбычтан Гөлзада һәм Мәгъзүм Тимершиннар, Олы Кайбычтан Зилә һәм Фрат Фәттаховлар, Вәсиха һәм Хади Сөнгатуллиннар, Иске Чәчкабтан Сания һәм Илшат Галиуллиннар, Әминә һәм Назыйм Фәйзрахмановлар. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.
- Сез иң бәхетле кешеләр, минемчә. Чөнки озак еллар парлы гомер итү бик зур байлык һәм шатлык ул, - диде Альберт Илгизәрович. - Бер-берегездән күзләрегезне алмыйча, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, чөкердәшеп яшәвегезгә без, яшьләр дә сокланабыз. Сез барыбыз өчен дә тормыш үрнәге. Безгә дә әнә шундый гомер юлын үтәргә насыйп булсын, сезгә ныклы сәламәтлек телим, якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Тантана кунакларын башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, ЗАГС бүлеге хезмәткәре Алия Мотыйгуллина да тәбрикләде. Алып баручылар – Борындык һәм Федоровское мәдәният йортлары методистлары Илсинә Хөснетдинова һәм Зарема Турнаева һәр парның кавышу тарихы һәм гомер юлы белән таныштырды. Аларның тормыш йомгагы әкрен генә сүтелә барды, матур мизгелләр презентациядәге фотоларда чагылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре – Светлана Зиядиева, Алинә Хәйретдинова, Ләйсән Шамилова, Илгиз Насыйров матур җырларын бүләк итте.
Гаҗәеп матур, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул. Кунаклар ныклы гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде. Мул табыннар артында, җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Юбиляр парларның барысына да район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев