Кайбычта инвестор канаты астында эшләүче хуҗалыклар катнашында киңәшмә үтте
Язгы кыр эшләре тәмамлануга терлек азыгы хәзерләү кампаниясе башланып китте. Бүген “Алтын кырлар”, “Гөбенә” агрофирмалары базасында республиканың “Ак Барс” холдинг компаниясенә караган агрофирмалары директорлары, агрономнары, зоотехниклары катнашында үткән киңәшмәдә малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык хәзерләү, чәчелгән мәйданнарны саклау турында сүз барды.
Холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров, аның урын-басары Камил Ганеев, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында барган киңәшмә үз эшен ике агрофирмада терлек азыгы хәзерләү техникасының әзерлеген караудан башланды. Киңәшмәдә кат-нашучылар “Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән бүлекчәсе фермасы территориясендә сенаж салу, кукуруз кырында чүп үләннәренә каршы көрәш буенча эш барышын карады. Кайбыч районындагы агрофирма-лар күпьеллык үләннәрне уруга керештеләр инде. Бу хакта тулырак га-зетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев