Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта көчле рухлы кешеләр ярышты

Декабрь аенда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көне уңаеннан ункөнлек игълан ителсә дә, чаралар әле дә дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә алар “Салават күпере” комплексына җыелды. Ун авыл җирлегеннән килгән командалар шахмат, шашка, дартс, кул көрәштерү, йөзү буенча шәхси һәм команда беренчелегенә көч сынашты.

Командаларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова сәламләде. 
- Сәламәтлегендә тайпылышлар булучыларның актив тормыш, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары сокландыра. Бу ярышта катнашуыгыз үзе зур җиңү. Район командасы зона, республика ярышларында сынатмый, уңышлы чыгыш ясап килә, моның өчен рәхмәт сезгә. Ярышларда катнашучы хатын- кызларыбыз иң матурлары, ә ир- егетләр – иң батырлары. Алдагы ярышларга да яхшырак әзерләнеп, җиңүләргә ирешүегезне телим, - диде Рәмис Рәфисович. 


Хатын- кызлар ярышны дартстан башлап җибәрде. Бу ярышта Колаңгыдан Әминә Әхтәриевага тиңнәр булмады. Ул 28 очко туплады һәм җиңүгә иреште. Ульянково авылыннан Нина Стерякова 24 очко белән икенче, Колаңгыдан Зөһрә Халикова,бер очкога гына калышып, өченче урынга чыкты.Дартсны ир- егетләр дә яратып уйный. Шулай да, Малалладан Александр Федотов 35 очко туплый алды. Олы Кайбычтан Марат Вәлиев белән Чүтидән Гомәр Хәсәнов, 27шәр очко туплап, призлы урынга чыкты. 
Шахмат уенында Борындыктан Фаил Хөснетдинов бу юлы да үзен иң көчле шахматчы итеп танытты. Ә Олы Тәрбиттән Петр Кисапов икенче ел рәттән икенче урынны яулый. Мөрәледән Марсель Нәҗиев быел кабат өченче. 

Хатын- кызлар арасында Колаңгыдан Зөһрә Халикова җиңү яулады. Багайдан Алсу Ногманова белән Борындыктан Әлфия Кәлимуллина икенче- өченче урыннарны бүлеште. Марсель Нәҗиев шахматта өченче урынга калса да, шашкада җиңү яулады. Фаил Хөснетдинов, киресенчә, икенче урын белән чикләнде. Александр Федотов өченче урынны алды. 
- Күз авыруы буенча икенче төркем инвалид булсам да, ярышларның берсен дә калдырмаска тырышам. Район командасы составында республика ярышларында да ике- өч тапкыр катнаштым. Бүген дә спортның кайбер төрләре буенча медаль алырмын дип торам, - диде шаяртып Марсель Нәҗиев. 
Шашканы хатын- кызлар да бик оста уйный булып чыкты. Колаңгыдан Фирая Пыжова барлык көндәшләрен дә җиңде. Аның авылдашы Зөһрә Халикова икенче урында. Борындыктан Зөлфия Сафиуллина өченче урынга чыкты. 
Кул көрәштерү буенча ярышта ел саен Зөлфия Сафиуллина беренчелекне бирми, быел да сынатмады. Ул Борындык, район Сабан туйларында да призлы урыннарны яулап килә. Авылдашы Әлфия Кәлимуллина икенче урынны алды. Надеждинодан Ольга Ветлугина өченче урында. Ир- егетләр арасында Марат Вәлиев иң көчлесе булды. Марсель Нәҗиев белән Фаил Хөснетдинов үзләреннән күпкә яшьрәкләрне дә тиз генә бирелергә мәҗбүр итеп, икенче- өченче урыннарны алдылар. 
- Мөмкинлекләре чикле булучылар, пенсионерлар арасында үткәрелгән ярышларда мин дә ел саен катнашам. Призлы урыннар да яулыйм, хәзер медальләрем дә шактый җыелды. Кул көрәше, шашка, шахмат, йөзү, дартс ярышларын үз итәм. Чакырсалар, кан басымым югары булса да, чыгып китәм, һаман юлда мин, - ди Зөлфия Сафиуллина елмаеп. 
Ярыш нәтиҗәләре буенча Колаңгы авыл җирлеге командасы җиңүгә иреште. Борындык авыл җирлеге командасы – икенче, Кече Мәме командасы – өченче урында. 
Ярышлардан соң, спорт- сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре спортчыларны табын артында сыйлады. 
- Без бүген сезне бераз гаилә мәшәкатьләреннән аралау һәм элеккеге танышларыгыз, дусларыгыз белән үзара аралашсыннар дип тә чакырдык. Максатыбызга ирештек дип уйлыйм, чөнки барыгызның да йөзләрендә елмаю күрәм. Хәзер ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алучыларны бүләклибез, - диде Алия Әсхәтовна. 
Ярышта катнашучылар биредән рухи күтәренкелек, канәгатьлек хисе белән таралышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев