Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелде

Моңарчы без ишетмәгән, белмәгән коронавирус барыбызны да күп нәрсәгә өйрәтте.

Эшсез калган кешеләргә карап, күпләр эш урынының кадерен белә башлады, акчаны уңга-сулга түкмәскә кирәклеген, мөмкин кадәр күбрәк запас тупларга икәнлеген дә белгертте. Гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, бүлмәләрне гел җилләтеп торырга, кулларны ешрак юарга да өйрәндек.
Пандемия вакытында халкыбызга хас игелек, бер- береңә ярдәм итү, хәйриячелек эшчәнлеге, өлкән яшьтәгеләргә хөрмәт белән карау кебек матур күренешләр ачык күренде. Мондый авыр шартларда үз-үзең турында гына кайгырту, җавапсызлык зур зыян китерергә мөмкин, ә кайгыртучанлык күрсәтү һәм бердәм команда булып эшләү зур файда китерә. Хөкүмәт балалы гаиләләргә өстәмә рәвештә акчалата ярдәм итте. Өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча хөрмәт белән карарга, аларны авырулардан сакларга кирәклеге дә күпләргә сабак булды. Вирусның өлкәннәргә аеруча куркыныч булуын күздә тотып, ярдәмчесе булмаганнарга волонтерлар азык-төлекне кибеттән алып кайтып бирә. Аз керемле гаиләләргә тартма-тартма азык-төлек өләштеләр. Мондый чаралар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә уза һәм әле дә дәвам итә.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин планеркада әйтеп узганча, коронавирус бер кая да китмәде, ул һаман да безнең арада, шуңа да саклык чаралары күрү, битлек-пирчәткә режимы, мохтаҗларга ярдәм итүгә бәйле чаралар әле дә дәвам итә.

Ярдәмнең артыгы юк
 Узган атнада районда тагын игелекле гамәлләр кылынды. Бу көнне Мөрәледә һәм Федоровское авылларында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек тутырылган тартмалар бирделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова бу тәмле бүләкнең «Ярдәм янәшә! Ярдәм якында гына!” акциясе кысаларында кайтарылуы хакында әйтте. Әлеге акция республикадагы мохтаҗ гражданнарны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән   гамәлгә ашырыла.
Күчтәнәчләрне Алия Биккулова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева тапшырды. Мөрәледән биш бала үстерүче Альбина Газизова, Рушания Шәфыйковалар безне капка төбендә үк каршы алды.
– Без дә күп балалы гаилә. Биш улыбыз бар. Аларның икесе кадет мәктәбенә укырга керде, хәзерге вакытта лагерьда ял итәләр. Безнең кебек гаиләләргә шулай ярдәм итүләренә рәхмәтебез зур, – диде Рушания ханым.
Федоровскоедан Анна Мусиенко җиде балага гомер бүләк иткән. Авылдашы Ирина Иванова да тормыш иптәше белән биш бала үстерә. Бу гаиләләрдә барысы да бар, берсе дә яшәү авыр дип зарланмады. Әмма күчтәнәчкә барыбер сөенделәр. Бигрәк тә ул-кызлары!
Наталья Баһавиева әйтеп узганча, бу төр ярдәм районыбыз авылларында яшәүче барлык күп балалы гаиләләргә дә күрсәтелгән.
“Ярдәм янәшә” күчтәнәчләрен өләшеп чыкканнан соң, Надеждино авылына юл тоттык. Анда безне алты яшьлек Тимур Шебалов көтә иде. Алия апасы аңа бик тә кирәкле булган коляска бүләк итте. Малайга әлеге бүләкне җитәкчелек соравы буенча Казан шәһәрендәге “Наз” фонды әзерләгән. Ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итүче бу фонд Кайбыч белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Ярдәмнең артыгы юк. Шуңа да мохтаҗларга кулыбыздан килгәнчә булышыйк. Саваплы эшләр үзебезгә меңе белән әйләнеп кайта ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X