Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәшмә узды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Екатерина Емельянова район башкарма комитеты белгечләре белән очрашты.

Анда башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та бар иде.

Киңәшмә халыкның кулланучылар өлкәсендәге белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Екатерина Александровна “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ законы, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында сөйләде. Россия Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварында дөнья күргән 55 нче карары белән  дә таныштырды. Сәүдә нокталарына яңадан тапшырып булмый торган товарлар турында да сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучылар кулланучыларның хокуклары бозылган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә икәнлеген дә белделәр.
– Мондый очрашулар уздыру халыкның хокукый белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә,  –диде Алексей Макаров.
Чарада катнашучыларга кулланучыларны яклау өлкәсендәге актуаль темалар буенча буклетлар һәм  газеталар тараттылар.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сорауларыгыз булса, Екатерина Емельяновага 88(4370)2-11-75 телефоны аша мөрәҗәгать итегез. Адрес: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт, 102 кабинет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X