Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта кыр батырларын бүләкләделәр

Язгы табигать уянуга күңеле кырга тартыла башлаган иген-челәрнең хезмәте иң югары бәягә лаек. Аларга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәң дә, аз кебек тоела. Быелгы язгы чәчү дә инде соңгы гектарларда алып барыла, механизаторлар финиш сызыгына чыкты дияргә дә була. Матур гадәт буенча кырда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин быел да премия, Рәхмәт хатлары тапшырды. Механизаторлар янына ул авыл хуҗа-лыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетди-нов белән бергә барды.

Бу көнне без районның барлык хуҗалыкларында да басу-кырларны иңләдек. Чөнки бүләккә тәкъдим ителгән тракторчыларның барысы да эш урыннарында. Игенчеләр өчен аеруча мөһим булган бу вакытта аларның өйләренә барып йөрү вакытны бушка уздыру гына булыр иде.
Кыр батырлары арасында “Дубрава” агрофирмасыннан “Фенд- 930” трак-торчысы Виталий Иванов (рәсемдә), “МТЗ- 1221” тракторчылары Александр  Петров, Айрат Сафиуллин, Николай Калдиннар бар. «Алтын кырлар» агро-фирмасының “Нью- Холланд” тракторчылары Вячеслав Туртыгин, Дмитрий Мухин, “МТЗ- 1221” тракторчылары Алексей Букаров, Владимир Парунов та премиягә лаек булды. “Гөбенә” агрофирмасында “МТЗ- 1221” тракторын иярләүчеләр – Алексей Шпаков, Булат Рәхимҗанов, Василий Федоров, Николай Кириллов та хезмәт алдынгылары арасында. “Подберезье” җәмгыятеннән премиягә “МТЗ- 1221” тракторчылары Андрей Устимов, Александр Романов, “Туган як – Агро” җәмгыятеннән шул ук маркадагы тракторда эшләүче Фәнис Бикбов, Радик Гыйләҗев, “Кайбычагрохимсервис” җәмгыятеннән “Т- 150” тракторчы Алексей Кабатьев та бар.

– Язгы кыр эшләре вакытында югары күрсәткечләргә ирешеп эшләвегез өчен барыгызга да тирән рәхмә¬темне белдерәм. Сезнең һәм районыбыздагы башка механизаторларның уртак тырышлыгы белән булачак уңышка нигез салынды, – диде Альберт Илгизәрович. – Хәзер көздән чәчелгән уҗым культураларын чүп үләннәренә, корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Алдагы эшегездә уңышлар, үзегезгә, гаиләләрегезгә иминлек, ныклы сәламәтлек телим.
Механизаторлар үзләре әйтүенчә, хезмәтләрен шулай бәяләү, игенченең кадерен белү аларның кәефен күтәрә, тагын да яхшырак эшләргә этәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев