Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта кышкы спорт сезоны чаңгы буенча эстафета ярышлары белән ябылды

Бүген Олы Кайбычтагы чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ябылу уңаеннан район башлыгы призына чаңгы буенча катнаш эстафета ярышлары үткәрелде. Олысы да, кечесе дә иртәдән үк музыка яңгырап торган мәйданга җыелды. Һава торышы да, чаңгычылар теләгәнчә, үзе салкынча, үзе кояшлы иде.

Ярышлар мәктәп укучылары, шулай ук оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре командалары арасында үткәрелде. Һәр команда составында ике ир-ат һәм бер хатын-кыз бар иде. Ярыш кагыйдәләре буенча, икешәр команда да катнаша ала иде. Старт сызыгына иң беренчеләрдән булып яшь чаңгычылар басты. Мәктәпләрнең 2006 елга кадәрге һәм аннан да яшьрәк, 5-9 һәм 9-11 класслар командалары җитезлектә көч сынашты. Аннары чаңгы юллары оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре командаларына бирелде. 
-Барыгызны да бүгенге спорт бәйрәме белән котлыйм. Һава торышы да, кар да әйтерсең лә заказ буенча булды, чаңгы юллары да искиткеч яхшы. Кышкы спорт сезонын менә шулай күтәренке кәеф белән тәмамлыйбыз. Хокейчыларыбыз аны алданрак япты. Белгәнегезчә, уңышлы төгәлләделәр. Боз сарайлары булмаган районнарының ир-ат командалары арасында хоккей буенча республика беренчелегенә үткәрелгән ярышта кайбычлылар беренче урынны яулады, - диде “Форпост” үзәге директоры Юрий Михайлов һәм чаңгы эстафетасында җиңүче командаларны игълан итте. 
2006 елга кадәрге һәм аннан да яшьрәк укучылар командалары арасында беренче урынны Мәлки мәктәбе командасы яулады. Олы Подберезье һәм Чүти мәктәпләре икенче-өченче урыннарны бүлеште. 5-9 класслар укучылары арасында беренчелек Иске Тәрбит мәктәбе командасында. Борындык мәктәбе укучылары – икенче, Чүти мәктәбе өченче урында. 9-11 класслар арасында беренче урында да, икенчедә дә Иске Тәрбит мәктәбе командасы. Бу яшь категориясендә әлеге мәктәп ике команда әзерләп килгән иде. Ә Чүти мәктәбе командасы өченче урынны яулады. Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре командалары арасында Чүти авыл җирлеге командасы өченче урынга лаек булды. Икенче урында – Мәлки авыл җирлеге. Ә чемпион исемен составында педагоглар – Гөлинә Габдрахманова, Фәнил Зиннуров һәм Максим Смелов булган Олы Кайбыч мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләргә медальләрне, Мактау кәгазьләрен һәм истәлекле бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды. 

Шулай итеп, чаңгы спортын яратучылар арасыннан иң җитезләрне барладылар. Кышның тәмамлануы аларга берникадәр моңсулык та өстидер. Чөнки киләсе сезонга кадәр спортның бу төреннән аерылып торырга туры килә. Торак-коммуналь хуҗалыгы командасы составында чыгыш ясаган Гөлшат Ярхәмова да – даими рәвештә чаңгыда йөрүчеләрнең берсе. Чаңгыларны җыеп куяр чак җитә, алга таба нишлисез, гомумән, спорт белән шөгыльләнүнең файдасын тоясызмы, дип сорадым аннан. 
-Спортның файдасы әйтеп бетергесез зур. Аның белән шөгыльләнү өчен хәзер мөмкинлекләр дә күп, - диде ул. – Кыш көннәрендә кич каенанам Роза белән икәүләп чаңгыга чыгабыз. Дамира һәм Фаил Шаһивәлиевларны, Илсөя Хафизованы һәм Рамилә Айзатуллованы да чаңгы юлларында еш очратабыз. Ярышларда да хәлдән килгәнчә катнашырга тырышам. Әлеге спорт төренең елдан-ел популярлаша баруына сөенәбез. Чаңгы сезоны тәмамлангач та сәламәтлегебезне кайгыртуыбызны дәвам итәбез, бассейга, тренажер залына йөрибез. 
Чаңгы сезоны ябылса да, кышның әле бездән китәсе килми. Шуңа күрә кар бар чагында рәхәтләнеп саф һавада чаңгыда җилдереп калырга ашыгыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев