Кайбычта Ураза гаете бәйрәме үтте
Бүген барлык мөселман дөньясында, шул исәптән Кайбыч районындагы барлык татар авылларындагы мәчетләрдә, Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазлары үтте.
Рамазан ае дәвамында ураза тоткан ир- егетләр дә, динебезне хөрмәт итүчеләр, укучы балалар Олы Кайбыч авылы мәчетенә җыелды. Бәйрәм тантанасын районыбыз имам- мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды. Ул Ураза гаетее вәгазен укыды, Татарстан Диния назәрәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде. Рамазан аенда ураза тотуның савабы турында сөйләде, быел ураза тота алмаган кешеләрне киләсе елда тоту өчен бүген үк ниятләп куярга чакырды.
- Рамазан ае барышында районыбыз мәчетләрендә аерым кешеләр, шәхси эшмәкәрләр ифтар мәҗлесләре оештырды. Аларның бу изге гамәлләре Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булсын. Ифтарлар үткәрүчеләрнең барысына да олы рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Ифтарга тотылган чыгымнары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Изге Ураза гаете күңелләребезгә иман нуры өстәсен. Һәркемгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен. Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм мулллык насыйп итсен! Дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын! - диде Дамир хәзрәт.
Авылдашыбыз Илшат Латыйпов үзенең моңлы, ягымлы тавышы белән Коръән сурәләре укыды.Ураза гаете намазыннан соң Дамир хәзрәт белдерү игълан итте: 15- 28 июль көннәрендә райондагы барлык мәчетләрдә дә балалар өчен дин сабаклары оештырыла. Укулардан соң, дини Сабантуй үткәреләчәк.
Ураза гаете намазында катнашкан балаларны мәчет янында сюрприз көтә иде: шәхси эшмәкәр Зөлфәт абыйлары Халитов аларның барысына да бәйрәм күчтәнәчләре таратты. Ураза гаете мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев