Кайбыч районы авылларында Май чабу бәйрәме гөрләп узды
Көн темасы

Кайбыч районы авылларында Май чабу бәйрәме гөрләп узды

Районыбызда православие динен тотучылар ике көн рәттән иң якты, иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсен - Май чабу бәйрәмен билгеләп үтте. Шимбә көнне ул Колаңгы, Федоровское, Кече Мәме авыл җирлекләрендә узды. Ә якшәмбедә Мәлки, Олы Тәрбит һәм Иске Тәрбит авылларында гөрләде.

Колаңгы авыл җирлегедә яшәүчеләр көннәр язга авышкач уздырылучы бу бәйрәмне билгеләп үтәргә яңа мәһабәт бина - күп­функцияле үзәк янындагы мәйданга җыелды. Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укытучылары бе­лән берлектә күңелле программа әзерләгән. Көн җилле булуга да карамастан, беркемгә дә туңып торырга туры килмәде - җырладылар, биеделәр, төрледән-төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле музыка бө­тен тирә-якка яңгырап торды. Зур самоварда чәй кайнады, шашлык белән коймак пеште. Бәйрәм ике сәгатьтән артык дәвам итте, кайтып китәргә бе­рәү дә ашыкмады. Соңыннан, теләкләр теләп, карачкыны яндырдылар. Уеннарда актив катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

Ә инде Май чабу бәй­рә­менең иң-иңе кайда уза дип сорасалар, әл­бәттә инде, Иске Тәр­биттә! Эшкә булган, телгә оста тәрбитлеләр искиткеч бәйрәм оештырганнар. Монда Иске Тәрбитнең олысы һәм кечесеннән кала, күрше авыллардан килүчеләр, кунакка кайтучылар да күп иде. - Сезгә мин һәр­вакытта да шатланып киләм. Биредә эшләп кит­кәнгә генә түгел. Чөнки - эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләсез. Менә бүген дә нинди матур бәйрәм оештыргансыз, сезнең өчен шатмын, - диде район башлыгы Аль­берт Рәхмә­туллин, Иске Тәрбит халкына мө­рәҗәгать итеп.

Бәй­рәмгә тугыз ат би­зәл­гән иде. Оештыручылар, килгән кунакларны утыртып, гармуннар бе­лән җырлап, авыл урамнарын әйләнеп узды. Бу искиткеч күренешне язып аңлатып бирәсе авыр, моны кү­рергә кирәк. Бәй­рәм итә белә дә соң тәр­битлеләр! Җыр-бию, төр­ле уеннар - берсе дә кал­мады. Биредә берәү дә ялындырып тормады - хатын-кызлар да, ир ат­лар да аерым-аерым аркан да тартты, ир-егет­ләр гер күтәрде. Самавырда чәй кайнады, коймак пеште.

Якты матур бәйрәмгә көне дә ямьле туры килде. Таныш-белешләр бер-берсеннән гафу-кичерешләр сорады. Йоласы шундый. Кылган гөнаһларын, Аллаһ Тәгаләдән бер-берсенә карата булган үпкә-рәнҗешләрен ки­черүне, иминлек, якты көн­нәр, сәламәтлек сорап, карачкы яндырдылар.

Мәлки, Олы Тәрбит һәм башка авылларда да Май ча­бу бәйрәме үтте.


Кайбыч районы авылларында Май чабу бәйрәме гөрләп узды

Нет комментариев