Көн темасы

Кайбыч районы кырларында чөгендер алу дәвам итә

Басу-кырлар игеннәрдән бушап калса да, анда тракторлар гөрелтесе тынмаган әле. Хәзерге вакытта механизаторлар шикәр чөгендере алу белә мәшгуль, туңга сөрү дәвам итә. Татлы тамырның Һәр гектарыннан уртача 320 центнер уңыш чыга. Туңга сөрелгән мәйданнар 71 процент тәшкил итә.

"Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыятендә шикәр чөгенде алу кызу темплар белән дәвам итә. Быел монда әлеге табышлы культураны 1090 гектар мәйданда үстергәннәр. "Ак Барс Кайбыч- 3" җәмгыятендә дә 176 гектар мәйданнан 5632 тонна шикәр чөгендере алынып, өемнәргә салынган. Биредә 4773 тонна чималны Буа шикәр заводына озатырга өлгергәннәр инде.
Көзге көнгә ышаныч юк, әле кояш чыга, әле көнозын яңгыр ява. Шуңа да чөгендерчеләр аяз, коры көннәрдән нәтиҗәле файдаланып калыр­га тырыша, чөгендерне тиз арада кабул итү пунктларына озату хәстәрен күрәләр.
Соңгы көннәрдә "Ак Барс Агро" холдингының Каратундагы машина-технология паркына караган алты "Ропа" чөгендер алу комбайны, бер төягеч комбайн "Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыяте кырларында эшли.
- Чөгендер алучылар ике сменада хезмәт куя. Бер комбайн сменага ун гектар мәйданда эш башкара, тәүлегенә 20 гектарда чөгендер чыгаралар. Кагатларга өелгән татлы тамырның 10729 тоннасын Буа шикәр заводына тапшырдык инде. Бу эш дәвам итә. Әле тагын 347 гектар мәйданнан татлы тамыр казып чыгарасы калды. Комбайнчыларның тулы көчкә эшләве өчен шартлар тудырылган, - диде баш агрономнары Рәис Мингазиев.
- Чөгендер алу комбайнында унберенче сезон эшлим. Төп эш урыным "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыятендә, "КамАЗ" шоферы мин. Чөгендер алу сезонында комбайнга утырам. Улым Тимур белән алмашлап эшлибез. Әйе, безгә нәтиҗәле эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, дүрт тапкыр ашаталар. Эш барышында техниканың сынатканы юк, шуңа туктаусыз эшләргә тырышабыз, - дип сүзгә кушылды Федоровское авылында яшәүче Илһам Нотфуллин.
Авылдашлары Денис Шашлюков белән Алексей Баймяшкин да аның белән бергә чөгендер алу комбайнында эшли. Алар уртак эшкә үзләренең лаеклы өлешләрен кертә.

Нет комментариев