«Татарстан» журналының әдәби премиясенә «Ялкын» журналында җаваплы секретарь булып эшләүче якташыбыз - Борындык авылында туып-үскән Айгөл Абдрахманова һәм Казаннан язучы, журналист Гадел Хәеров лаек булды. Бу хакта «Татарстан» журналы сайты хәбәр итә.
«Татмедиа» республика агентлыгы һәм «Татарстан» журналы игълан иткән әлеге бәйгенең максаты - хикәяләр, әдәби әсәрләр иҗат итүчеләрне барлау һәм кызыксындыру чаралары күрү. Бәйгенең төп шарты - җиңгән авторларның әсәрләрен туплап, китап итеп бастырып чыгару. Җиңүчеләргә беренче китапларын «Татарстан китап нәшрияты»нда бастырып чыгарырга хокук бирә торган сертификатлар тапшырылды. Жюри рәисе - Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әлеге бәйгенең оештырылуыннан канәгать булуын ассызыклады:
- Әдәби журналларның әдәби бәйгеләр игълан итүе - табигый хәл. Ә менә иҗтимагый-сәяси басмада шушындый конкурс булдырылып, авторга китап бастырырга мөмкинлек бирү - бу икеләтә сөенеч. Мин «Татарстан» журналын даими укып барам, сәяси хәлләрдән хәбәрдар булып торганга, беренче эш итеп, аның азаккы битләрен ачам. Чөнки ул өлештә җылырак, әдәбирәк язмалар урын алган була. Хикәяләр бастыру журналны тагын да җылырак, кешеләргә якынрак итте. Хикәя белән повесть кебек кече жанрларга игътибар бирү дә уңышлы. Чөнки, хикәя - ул бик катлаулы жанр. Урта буын, өлкәнрәк язучыларның темалары, күтәргән проблемалары миңа яхшы таныш, ул хакта олпат-олпат язучыларыбыз элек тә язды. Әмма киләчәк - яшьләрнеке, миңа бүгенге көндә яшьләрнең нинди темалар күтәрүе кызыклы. Нәкъ менә алар заманны чагылдырырга тиешләр бит», - диелә журнал сайтында.
Нет комментариев