Элек Кайбыч халкына су коенырга җәен генә насыйп булса, хәзер исә район үзәгендә "Салават күпере" спорт комплексы ел әйләнәсе эшләп тора, кил дә, рәхәтләнеп йөз. Йөзү умыртка баганасы авыруларын, сколиозны дәваларга ярдәм итә. Бигрәк тә үз сын-гәүдәсен тәртиптә тотучы гүзәл затларыбыз өчен дә бассейнда йөзү файдалы, фигураны матурлый. Гомумән алганда,...
Язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында икенче тапкыр хатын-кызлар арасында йөзү ярышы узды.
Әлеге күркәм чараның традициягә әйләнеп баруы юкка түгелдер. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә ул. Район башкарма комитеты призына оешма, учреждениеләр, авыл җирлекләреннән үз сәламәтлегенә битараф булмаган гүзәл хатын-кызлар катнашты. Шәхси беренчелеккә 18-40 яшькә кадәрге, 41 яшьтән һәм аннан да олырак хатын-кызлар ярышса, эстафетада өч кешедән торган командалар көч сынашты. Нәтиҗәдә, 25 метр араны беренчеләрдән булып 19 секунд эчендә Алия Биккулова (Олы Кайбыч мәктәбе директоры, рәсемдә -уртада), икенче һәм өченче булып Светлана Жиркова (район үзәк сырхауханәсе шәфкать туташы, рәсемдә сулдан беренче), Тамара Шулаева (Багай фермасы савымчысы, рәсемдә уңнан беренче) йөзеп чыкты. Ә 41 яшь һәм аннан да олырак ханымнар арасында, унҗиде көндәшен артта калдырып, беренчелекне узган ел җиңүчесе - Гөлнара Сафиуллина (районның баш табибы) алды. Икенчедә - Татьяна Иванова (Багай авыл җирлеге), өченчедә - Людмила Ворожейкина (Кече Мәме авыл җирлеге). Эстафетада Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары беренче булды. Район үзәк сырхауханәсе табиблары -икенче, Багай авылы җирлеге хезмәткәрләре өченче урыннарда.
- Балачактан су коенырга, йөзәргә яратам. Чаңгы ярышларында да бик теләп катнашам. Шпагатка да утырам, - диде Татьяна Иванова.
Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова да кечкенә чактан ук йөзәргә яраткан.
- Мин су спортының синхрон йөзү төрен бик яратып карыйм. Матур йөзәргә тырышам. Укытучылар спартакиадасында йөзү ярышында катнашкан идем, шунда әзерләндем дә. Узган елгы нәтиҗәне чагыштырганда, бүген мин дүрт секундка иртәрәк килгәнмен, - диде Алия Биккулова.
- Бассейнга йөзәргә коллегаларым белән һәркөн саен диярлек йөрибез. Бәрле елгасында су коенып үскән кыз мин. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тырышлыгы ярдәмендә төзелгән нинди матур, чиста спорт-сәламәтләндерү комплексыбыз бар. Бассейнның кан тамырлары һәм нерв системасы өчен дә файдасы күп. Үз сәламәтлегегезне саклагыз һәм ныгытыгыз, - дигән фикерне баш врач Гөлнара Сафиуллина җиткерде.
Күчмә кубок, барлык нәтиҗәләр буенча, район үзәк сырхауханәсенә бирелде. Икенче баскычны -Олы Кайбыч мәктәбе, өченчесен - Багай авыл җирлеге командалары яулады.
Ярышта җиңүчеләргә медальләрне, дипломнарны һәм "Салават күпере" спорт комплексына абонементларны башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров тапшырды.
Нет комментариев