Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында сайлаулар буенча укулар узды

2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлаулар уза. Хәзерге вакытта илебезнең бөтен төбәкләрендә дә барыбыз өчен дә мөһим булган әлеге кампаниягә әзерлек бара. Төп максат - сайлауларны югары дәрәҗәдә үткәрү, бернинди хокук бозуларга да юл куймау. Сайлау өчен җаваплы кешеләргә бу юнәлештә зур бурычлар йөкләнә, аларның барысы да сайлау технологияләрен...

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова үткәргән әлеге укуларда сайлауларны гамәлдәге законнар нигезендә уздыруның беренче чираттагы бурыч икәнлеге төп фикер булып яңгырады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, укулар башланыр алдыннан залга мөрәҗәгать итеп: «Россия Президентын сайлаулар илебез өчен иң төп сайлауларның берсе ул. Шуңа да без аны оешкан төстә үткәреп җибәрергә бурычлы», - диде.
Олег Сквордяков белдерүенчә, "мобиль сайлау­чы"ларга аерым игътибар бирелә.
- Сайлауларның тиешенчә узуы сайлау комиссияләренең эшчәнлегенә бәйле. Комиссия Россия Федерациясе Президентын сайлауларда гражданнарны үзләре яшәгән урын буенча исемлеккә кертү турындагы гаризаларны кабул итүне оештыра, сайлаучылар исемлекләрен барлый, беркетмәләр белән эшли. Гражданнарның сайлауларга хокукларын тормышка ашыру максатында, ялда, командировкада булган яки теркәлү урыны буенча яшәмәүче кешеләргә үзләренә җайлы булган учас­токта сайлау мөмкинлеге тудырыла. Бу очракта сайлаучыга дәүләт хезмәтләре сайты аша онлайн-гариза тутырыла. 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр күпфункцияле үзәк яки территориаль сайлау комиссиясендә, 25 февральдән башлап теләсә кайсы сайлау участогы комиссиясендә гариза тутырыр­га мөмкин.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова чыгышында да сайлау комиссияләре әгъзалары өчен бик күп файдалы мәгълүмат яңгырады. Ул эшчәнлекнең төп принцип­ларын һәм юнәлешләрен билгеләде, сайлаучылар булган урында тавыш бирүнең гамәли мәсьәләләренә игътибар юнәлтте, мәгълүмати-аңлату эшчәнлек концепциясен күрсәтте." Сайлау­чыларга мәгълүмат бирү - өстенлек­ле бурыч. Сайлау хокукы булган һәр татарстанлы тавыш бирү вакытын, урынын һәм мөмкинлекләрен белергә тиеш», - диде ул.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильяс Галиуллин әйтеп узганча, Кайбычның барлык сайлау участокларында да сайлауларга кагылышлы эш алып барыла.
- Сайлау комиссияләренең составы, сайлаучылар исемлекләре барлана. Система администраторы тарафыннан район ЗАГСы һәм федераль миграция мәгълүматлары буен­ча сайлаучылар исемлеге ай саен яңартыла: вафат булучылар, пропискаларын үзгәртүчеләр исемлектән чыгарыла, 18 яшь тулучылар исемлеккә кертелә. Комиссия әгъзалары, укулардан соң, тестлар уза һәм аның нәтиҗәләре буенча аларга сертификатлар тапшырыла.
Ульянководагы сайлау участогы комиссиясе рәисе Наталья Челнокова ТР Үзәк сайлау комиссиясе үткәргән укулардан бик күп яңа мәгъ­лүматлар алуы турында әйтте.
Сайлау законнарындагы соңгы үзгәрешләр нигезендә фактта яшәгән урын буенча тавыш бирүнең яңа тәртибе кертелде. Хәзер, үзенә уңайлы теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү өчен сайлаучыга закон белән ачык билгеләнгән вакытта территориаль, участок комиссияләренә гариза бирү җитә. Гаризаны ТР территориясендә эшләп килгән 53 филиалның теләсә кайсы аша да бирергә була (тавыш бирү көне алдыннан 45 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел).Сайлаучыларга унайлырак булсын өчен әлеге хезмәт өстенлекле буларак билгеләнә һәм күпфункцияле үзәктә электрон чираттан файдалану хезмәте исемлегенә кертелә. Бу Президент сайлауларын оештыруда зур әһәмияткә ия, чөнки сайлаучыларга үзләренә уңай җирдә тавыш бирү, илнең төп сайлауларында катнашу мөмкинлеге арта. ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайты шул хакта хәбәр итә.

Фирәдә Сайранова,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында сайлаулар буенча укулар узды