Көчле җил, бураннар, көн дә диярлек яуган ап-ак карлар белән февральгә дә килеп җиттек. Эштән кайтуга, кулга көрәк алып, кар көрәргә чыгабыз. Кар күп быел, көрәп кенә өлгер. Капка төпләрен һәркем үзе көрәр, ә менә авыллар арасындагы, урам эчендәге юллар вакытында чистартыламы икән? Бу мәсьәләгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аерым...
Явасы карлар, дулыйсы бураннар алда әле. Авыл җирлекләрендә юлларны чистартуның торышы нинди булуын ачыклау максатында без Ябалакка барган көнне дә кичтән кар яуган иде, ә аннан соң көчле буран чыкты. Эш урынында телефонын алмагач, авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллинага килүебез турында кәрәзле элемтә аша хәбәр иттек. Нинди максатта баруыбызны алдан әйтмәсәк тә, ул үзе үк «кичтән көчле буран булды бездә, урамнарны кар көртләре басты,мин тракторчы янында әле», диде. Чыннан да, без барганда авыл урамнарын "МТЗ-82" тракторы чистартып йөри иде. Авыл җирлеге башлыгы да шунда булып чыкты.
- Җирле пунктлар эчендәге юлларның торышы өчен авыл җирлекләренең башкарма комитетлары җаваплы. Үзебезнең трактор булу безгә җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне үз вакытында уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Җирлегебез зур, биш авылны үз эченә ала. Кышкы чорда авыл урамнарын кардан чистарту элеккеге елларда зур проблема иде. Чөнки үз техникабыз юк иде. 2014 елда, Татарстан Республикасында авыл җирлекләренә грантлар бирү бәйгесендә катнашып, грантка шушы тракторны оттык. Авылларга даими ярдәме өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт, - диде Мөслимә Гыйззәтуллина. - Техника кайткан беренче көннән үк анда Кече Кайбыч авылы егете Фәрит Зиннуров эшли. Ул безнең авыл җирлеге депутаты да. Үз эшен намус белән башкара, хезмәт сөючән, кулы бар эшкә дә ятып тора, беркайчан да проблема тудырмый. Буранлы көннәрдә, төн уртасында шалтыратсаң да, тиз арада килеп җитә. Авылда төрле хәлләр булырга мөмкин, үлем-җитем очракларында зиратка кадәр юл ачарга да кирәк. Бу очракта да аңа мөрәҗәгать итәбез. Тракторны җылы гаражында тота, шуңа аны салкында кабызу проблемасы юк. Кышкы айларда юлларны кардан чистарту өчен ягулыкка үзара салым акчасының бер өлешен тотабыз. Кышын гына түгел, җәйге чорда да тракторның эштән бушаганы юк. Кайчакта су торбалары тишелә. Аларны казып ялгауда да Фәрит ярдәмгә килә. Җир казырга кирәк булса, үзенең "Амкодор" тракторына утыра. Юл читләрен чабу өчен узган ел чапкыч алдык, аңа кадәр бюджет өлкәсендә эшләүчеләр чалгы белән чаба иде. Бу эш тә Фәриткә йөкләнгән. Аннан башка мин, һич арттыру түгел, ике кулсыз булыр идем.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да еш мактап телгә ала аны. Фәрит эшкә батыр булса да, күп сөйләргә яратмый, сүзгә саранрак.
- Буранлы көннәрдә минем эш сәгатем нормага салынмаган. Чөнки биш авылга барып, андагы барлык урамнарны да кардан чистартырга кирәк. Юлларның чисталыгы халык иминлеге өчен дә әһәмиятле. Юлсыз тормыш туктала. Бәла-каза чыга калса, берәрсе авырып китсә, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары керә алмаса, эш харап бит, - диде ул.
"Дубрава" җәмгыятенең Ябалак бүлеге управляющие Раил Галиев та җирлектә юлларның чистартылуыннан канәгать.
-Кар яуганда, буран вакытларында төн уртасында да трактор тавышы ишетелә икән, димәк, Фәрит авыл урамнарын чистарта. Бу авыл хезмәтчәннәре өчен дә мөһим, чөнки авыл хуҗалыгы техникасы тоткарлыксыз хәрәкәт итә, терлекчеләр дә кар ерып йөрми. Авылдан район үзәгенә барып эшләүчеләр дә шактый. Алар йокыларыннан торып, эшкә барырга чыкканда, урамнар чистартылган була инде, -диде ул.
Ябалак авылында яшәүче өлкән яшьтәге Мария Ильина, карга батып, урамдагы колонкодан көянтә белә су ташыган чорларны яхшы хәтерли.
- Элеккеге елларда авылдагы барлык урамнарны да кар күмеп китә иде. Хәзер урамнарда юллар һәрвакыт чистартылган, кибет, медпунктка бернинди тоткарлыксыз барабыз, рәхмәт, - ди ул.
Олы Кайбыч авылында да торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре кышкы юлларны, тротуарларны даими чистарта.
- Авыл урамнарын чистартуда дүрт техника эшли. "МТЗ-82" тракторчылары Ирек Идиятуллин, Фәрит Кәрибуллин, бульдозер тагылган "КамАЗ" автомобилен йөртүче Илгиз Миңнуллин, экскаватор-бульдозерчы Рафис Халитов төрле участокларга билгеләнгән. Буранлы көннәрдә иртәнге сәгать өчтән үз участокларына чыгалар, - диде торак-коммуналь хуҗалыгы начальнигы Рәмис Сафин.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев