Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылар «Туым җондызы» фестиваленең юбилей концертында катнашты

Узган атнада Казан шәһәренең филармония концертлар залында керәшен җырларын иң оста яшь башкаручыларның "Туым җондызы" бәйге-фестиваленең гала-концерты узды. Республикада быел унынчы тапкыр үткәрелгән фестивальнең максаты - керәшен җырларын буыннардан-буыннарга җиткерү, яшь талантларны барлау. Алар "Этник вокал", "Халык вокалы", "Фольклор-эстрада вокалы", "Фольклор ансамбль", "Вокаль-инструменталь ансамбль", "Инструменталь ансамбль" номинацияләрендә сайлап алына. Быелгы...

Юбилей гала-концертына фестивальнең узган елгы лау­реатлары, популяр эстрада йолдызлары һәм «Керәшен чибәре» бәйгесенең төрле еллардагы җиңүчеләре дә чакырылган иде. Анда безнең районнан да керәшен мәдәниятен тәкъдим итүче яшь буын вәкилләре катнашты. Иске Тәрбиттән «Яшь сәүдияр» (җитәкчесе - Любовь Тимофеева), Хуҗа Хәсәннән «Инешкәй» (Светлана Бартязова), гаилә кыйммәтләрен саклау үзәгенең «Багалма» (Надежда Ермолаева) ансамбльләре, Олы Кайбычтан Никита Русов, Хуҗа Хәсәннән Юлия Макарова һәм Олы Тәрбиттән Диана Леонтьева чыгыш ясады. «Туым җондызы»нда ел саен уңыш яулаучы «Яшь сәүдияр» фольклор ансамб­ле җитәкчесе Любовь Тимофеева фестиваль турындагы фикерләрен җиткерде.
- Безнең Иске Тәрбит авылындагы «Сәүдияр» ансамбленең утыз еллык тарихы бар. Өч ел элек укучылар белән «Яшь сәүдияр» ансамблен оештырдык, анда алты бала йөри, - диде ул. - Питрау, Сабантуй бәйрәмнәрендә җырлап йөрдек, шул ук елны керәшен такмаклары белән «Туым җондызы»нда да катнаштык. Быелгы өченче мәртәбә Казанда чыгыш ясавыбыз юбилейга туры килде. Җыр­ларны авылыбызның олы яшьтәге апаларыннан яздырып алып өйрәнәбез. Әнә шул буыннан-буынга килүче мәдәниятебезне, традиция­ләребезне саклауда «Туым җондызы» фестиваленең әһәмияте зур, шуңа да аның дәвамлы булуын телибез.
Тугыз яшьлек Никита Русов өчен быелгы фестиваль аеруча истәлекле, аның «Туым җондызы»нда катнаша башлавына биш ел тулган.
- Улыбыз әлеге бәйгедә үзен дүрт яшеннән үк сыный башлаган иде. Районда ел саен җиңеп, Казанга үтте. Өч тапкыр «Ак Барс» яшьләр үзәгендә, быел икенче мәртәбә филармония сәхнәсендә чыгыш ясады. Җыр­ларны балалар бакчасына йөргәндә үзем өйрәтә идем, музыка җитәкчеләре Флера Фатыйхова белән Лилия Вәлиуллина да булышты. Мәктәпкә укыр­га кергәннән бирле аларны укытучысы Фаилә Минһаҗева өйрәтә, өйдә репетиция­ләр ясыйбыз, - диде Никитаның әнисе Марина Русова. - Костюм­га килгәндә, аны әбинең сандык төбендә сак­ланган киндер тукымадан үзем махсус тектердем. Быел Никита «Кырбаш авыл көе»н халыкка җиткерде. «Бәрмәнчек» ансамбле солисткасы, керәшен җырларын шулай ук яратып башкаручы туганыбыз Оксана апасы Дмитриева белән сәхнәдә фотога да төште ул. Әнием дә яшь чагында бәйгеләрдә катнашкан, бертуганнарым да, туганнан-туган абыйларым да матур җырлый. Тормыш иптәшем Алексейның да, аның ягыннан туганнарыбызның да җыр-моңга сәләте бар.
Фестивальдә катнашучыларга бүләкләрне төрле районнардан «Керәшен чибәре» бәйгесе җиңүчеләре тапшыр­ган. Кайбычлыларга лауреат дипломы белән фестивальнең символик билгесен яшь, талантлы җырчы, "Болгар" радиосы милли музыка премиясе лауреаты Алинә Давыдова кулыннан алу бәхете елмайган. Алинә безнең яшь талантларның киләчәге өметле булуын белдерде.
- Кайбыч - бар яктан да булган район. Тамырларым белән әлеге төбәктән булуыма горурланам, - диде ул. -Безнең як керәшеннәре ел да «Туым җондызы»на тырышып әзерләнәләр, иҗатларына яңалык өстиләр. Казан сәхнәсендә җырлы, моңлы булган якташларымны бүләкләү минем өчен зур дәрәҗә булды, шундый адымнар белән атлауларын дәвам итсеннәр.
Безнең Кайбыч төрле милләт вәкилләрен үзенә туплаган матур букет кебек ул. Шул букетның матур чәчәкләре булган керәшеннәребез, татарлар, руслар, чувашлар, башка милләтләр матур, дус яши бездә. «Туым җондызы» фестивале күп кенә талантларга юл ача. Кем белә, бәлки киләчәктә алар арасыннан Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, Галина Казанцева, Георгий Ибушев кебек сәхнә сандугачлары да үсеп чыгар әле.
Ләйсән Саттарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар «Туым җондызы» фестиваленең юбилей концертында катнашты