Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта сугышчы- интернациолистларны искә алдылар

Кичә кайбычлылар әфган сугышыннан совет гаскәрләренең чыгарылуына 29 ел тулу уңаеннан тантаналы митингка җыелды.

Митинг алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әфганчылар белән очрашып, аларны әлеге истәлекле дата уңаеннан котлап, борчыган проблемалары турында ачыктан- ачык сөйләшү үткәрде. Бу сөйләшүдә Апас районы әфганчылар хәрәкәте җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин катнашты һәм Россия әфганчылар хәрәкәтенең Татарстан буенча җитәкчесе Евгений Кабышевның котлавын җиткерде. Ул шулай ук, әфганчылар арасында булачак анкета үткәрү хакында сөйләде.
Соңыннан Олы Кайбыч авылында әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг үтте. Әфганчылар, район Советы хезмәткәрләре, яшь гвардиячеләр һәйкәлгә виноглар, чәчәк бәйләмнәре салдылар.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әфганчы Хәмит Гыйбадуллин, районда "Яшь гвардиячеләр" хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдиновлар чыгышларында әфган сугышы китергән корбаннар, аянычлы язмышлар, дөньяда иминлек, тыныч тормыш өчен көрәшкән ир-егетләребезнең батырлыгы күзалланды. Хәрби бурычларын үтәп батырларча һәлак булган райондашларыбызның әти-әниләренә, туганнарына изге теләкләр ирештерелде. Егетләребезнең якты истәлеге бер минутлык тынлык белән янә хәтерләрдә яңартылды.
Митингтан соң, әфганчылар белән кафеда җылы очрашу дәвам итте.
Мингазиз Сөнгатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта сугышчы интернациолистларны искә алдылар