Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Кайбыч белән Бәрлебашы авылы арасындагы “Салкын кизләү” бүген тантаналы төстә ачылды

Анда шушы кизләүне ачуга зур көч куйган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл халкы, авыл имамнары, хәйриячеләр килгән иде.

Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин изге догаларын укыды. Альберт Илгизәрович Ябалак авыл җирлеге откан грант акчасына төзелгән бу кизләүне төзүдә катнашучыларга, спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде. Кече Кайбыч авылының тырыш егете –Фәрит Зиннуровны Кайбычның юбилей медале, Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та Рәхмәт хатына лаек булды. Чөнки чишмә йортын кирпечтән Олы Тәрбит осталары төзегән. Кече Кайбычның тагын бер уңганы- торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәннүр Зиннуровка, газ хезмәте күрсәтү начальнигы Ильяс Хәмидуллинга да юилей медальләре тапшырды. Кизләү тирәсенә бик матур утыргычларны “Заман” фирмасы җитәкчесе Равил Гарәфетдинов бүләк иткән. Кече Кайбычта питомник ачып җибәргән эшмәкәр Артем Гоношилин биргән туя агачлары да матур булып үсеп китәр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X