Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Кайбычтагы 90 яшьлек әбигә РФ Президенты рәхмәт белдергән

Илебез Президенты Владимир Путинның сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең юбилейлары уңаеннан олы рәхмәт сүзләре белән сугарылган чираттагы котлау хаты Кече Кайбыч авылында яшәүче Сания Тимергалиевага юлланган иде.

Бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагында эшләп үткәргән Сания апаны 90 яше белән котларга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева килгән иде. Кремльдән килгән хатны һәм район башлыгы бүләген шатланып кабул итеп алды ул.


Сугыш башланганда 12 яше дә тулмаган Саниягә яшьтән үк тормыш арбасына җигелергә туры килгән.
– Сугыш башлангач, ирләрсез калган авылдагы бар эш хатын-кызлар, өлкәннәр һәм безнең кебек үсмерләр җилкәсенә өелеп калды. Абыем Шәүкәтне дә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алдылар. Шул китүеннән аңа туган якларына кире әйләнеп кайтырга язмады шул. Аны фронтка апам Нурия, энем Рашат белән бергәләп озатып калуыбыз бүгенгедәй истә. Энем Рашат вафат булганга да хәзер 33 ел вакыт үтте. Апамны быел апрельдә соңгы юлга озаттык. Колхозда ул чор кешеләре белән бергә җирен дә сөрдек, чәчүен дә чәчтек, урагын да урдык, урманын да кистек. Гомерем буе колхозда эшләдем, шуннан лаеклы ялга чыктым. Хәзерге заман яшьләре тыныч тормышның кадерен белсеннәр иде. Мине котлаучыларга рәхмәт, эшләре һәрвакыт уң булсын,– дип теләкләрен җиткерде Сания апа.
Апасы үлгәннән соң, аңа социаль хезмәткәр билгеләгәннәр.
– Сания апаны апрель аеннан карый башладым. Аны карашырга гаиләм бик нык ярдәм итә. Әби ялгыз булгач, бакчасы буш тормасын дип, бәрәңге-сен дә, яшелчәсен дә утырттык. Уңышын җыеп, базга төшереп куйдык. Сания апалар тырыш булдылар. Өлкән яшьтә дә маллар асрадылар. Уфалла арба-сы белән кышка җитәрлек азык та хәзерлиләр иде. Хәзер аяклары сызлый, эшли алмый шул. Ике өй арасы шактый ерак булганга, аны кыш чыгарга үз өебезгә алып китәрбез дип торабыз, – диде аны караучы Фәгыйлә апа Абдуллина.
Әбине котларга Яшел Үзән районының Танай авылында яшәүче туганнары да килеп җитте.
– Сания апабызны шулай хөрмәтләвегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Фәгыйлә апага рәхмәтебез иксез-чиксез. Кайбычта ярдәмгә мохтаҗларга игътибар зур булуын үз мисалыбызда ачык күреп торабыз. Яшел Үзәнгә ка-раганда, авылыбыз Кайбычка якынрак, шуңа да әниебез авырып киткәч, аны Кайбыч сырхауханәсенә алып килдек. Чит район дип борып җибәрмәделәр, әниебезне атна- ун көн эчендә аякка бастырдылар, рәхмәт аларга. Безнең авыл кешеләре “Салават күпере”ндәге бассейнга да йөри. Андагы чисталык-ка, матурлыкка исләре китә, –диде Танайда балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Фирдинә Вәлиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев